Ут әфәте
13 декабрь көнне кичке сәгать алты тирәсендә Подлесный поселогының "Яңа" урамында янгын чыга. 18 сәгать 08 минутта бу хакта "ГЛОНАСС+112" системасы аша 64 нче янгын сүндерү частена хәбәр итәләр. 18 сәгать 15 минутта янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җитәләр, бу вакытта ике хуҗалы торак йорты дөрләп яна торган була. Аны...
13 декабрь көнне кичке сәгать алты тирәсендә Подлесный поселогының "Яңа" урамында янгын чыга. 18 сәгать 08 минутта бу хакта "ГЛОНАСС+112" системасы аша 64 нче янгын сүндерү частена хәбәр итәләр.
18 сәгать 15 минутта янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җитәләр, бу вакытта ике хуҗалы торак йорты дөрләп яна торган була.
Аны "йөгәнләү" өчен белгечләргә - 21, ә бөтенләй сүндерү өчен 35минут вакыт кирәк була. 16 квадрат метр мәйдан аерата зыян күрә
Утны сүндерү барышында 1934 елгы хуҗаның үле гәүдәсе табыла
-Афәтнең сәбәбе - тәмәке тарткандагы саксызлык, - ди эчке эшләр майоры Ю. Хребет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа