Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Укыйбыз, сөйлибез, карыйбыз, тыңлыйбыз һәм... көтәбез!

Шәһәребез үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм бүлегендә 26 декабрь көнне кызыклы очрашу узды. Бүлек җитәкчесе Рәмилә ханым Шәкүрова аны без уйланырлык, тәэсирләнерлек итеп оештыра алган. Кешеләргә матур яшәу өчен тамак туклыгы гына түгел, күңел байлыгы да кирәк. Без - китап укырга яратучылар, китапханәгә бик теләп йөрибез, арада 70 яшьләрдә һәм...

Шәһәребез үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм бүлегендә 26 декабрь көнне кызыклы очрашу узды. Бүлек җитәкчесе Рәмилә ханым Шәкүрова аны без уйланырлык, тәэсирләнерлек итеп оештыра алган.

Кешеләргә матур яшәу өчен тамак туклыгы гына түгел, күңел байлыгы да кирәк. Без - китап укырга яратучылар, китапханәгә бик теләп йөрибез, арада 70 яшьләрдә һәм аннан да өлкәнрәкләр дә шактый. Безгә мондый аралашулар бигрәк тә кадерле. Күп нәрсәне уртага салып сөйләшәбез, аңлашылмаган нәрсәләрне ачыклыйбыз, очрашуларыбыз җанлы үтә.

Ә бу очрашуыбыз хөрмәткә лаеклы мөхтәрәм зат - тарихчы, язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Мөсәгыйть Хәбибуллинның тууына 90 яшь тулуга багышланды. Без аның романнарын, повестьларын, тарихи китапларын барлап, кем - тарих турында, кем китапның эчтәлеген сөйләп, бик күп нәрсәләр белдек.

Мин үзем аның "Икмәк кадере" дигән повестен һәм аңа карата булган бүтән язучыларның, тәнкыйтьчеләрнең фикерләрен укып өйрәндем, авторның бу әсәрен тирәнтен аңлап, үзем белгәннәрне башкаларга да сөйләдем. Ул әсәр - нефть һәм икмәк басуы турында. Элекке елларда басу-кырларга нефть агызып, күп бодай, арыш кырларын әрәм итүләрен без үз күзләребез белән күргән кешеләр бит, шуңа да язылган вакыйгаларны үзебезнең йөрәк аша үткәргәндәй булдык.

Әйе, берәүләр "нефть" дип җан ата, а икенчеләр "ипи" дип. Кем хаклы, кайсысы әһәмиятлерәк соң боларның, кайсысы кирәгрәк? Сез ничек дисез, хөрмәтле газета укучылар?

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, үзебезнең татарлар язмышы, тормыш-көнкүреше турында белү дә, сөйләү дә, тыңлау да кирәк. Ә инде татар тормышын эченнән тирәнтен аңлап, аның өчен ачынып-көенеп, я шатланып-куанып яза белгән хөрмәтле каләм ияләрен - язучыларыбызны, аларның хезмәтләрен искә алу бигрәк тә мөһим.

Хөрмәтле газета укучылар, китап сөючеләр, килегез әле безнең белән очрашуларга. Арада, бәлки, башка темаларга аңлатма бирерлек, әйтик, законнар турында тәфсилләп сөйләрлек пенсионерлар да бардыр? Без тыңларга, сөйләшергә әзер, килегез, көтәбез. Бергә-бергә күңеллерәк тә, эчтәлеклерәк тә, файдалырак та ич утырулар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса