Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

“Туган тел”нең физикка ярдәме тигән

Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы шәһәребезнең икенче лицей укучылары белән бик дустанә мөнәсәбәттә яши. Күптән түгел алар әлеге мәктәптә ике мәдәни чара уздырды. Беренчесе шәһәребездэ инде өч дистә ел яшәүче, матур-матур шигырьләр иҗат итүче, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзасы, талантлы шагыйрәбез Рәмзия Галимова иҗатына багышланган шигьрият кичәсе булды. Әлеге шигырь кичәсе...

Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы шәһәребезнең икенче лицей укучылары белән бик дустанә мөнәсәбәттә яши. Күптән түгел алар әлеге мәктәптә ике мәдәни чара уздырды.

Беренчесе шәһәребездэ инде өч дистә ел яшәүче, матур-матур шигырьләр иҗат итүче, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзасы, талантлы шагыйрәбез Рәмзия Галимова иҗатына багышланган шигьрият кичәсе булды. Әлеге шигырь кичәсе Эдуард Гафиятуллин һәм Фәния Сухова башкаруында, бик матур итеп, милли моңнарыбызга төрелеп барды.

Очрашунын дулкынландыргыч мизгелләренннән иң истә калганы мәктәп директоры, халык мәгарифе отличнигы Геннадий Александрович Ивановнын чыгышы булды: "Балалар, туган телегезне өйрәнүгә зур игътибар бирегез", - диде ул очрашуда катнашучы балаларга һәм шундый бер истәлек сөйләде.

Бөгелмәдән шушы икенче мәктәпне тәмамлаган бер укучы Мәскәү шәһәрендә МГУның физика-математика бүлегенә керү имтиханнары тапшыра икән. Имтиханны алучы комиссия алдына соңгы кеше булып кереп баскан ул. Шактый арыган комиссия рәисе аңа мондый сорау биргән: "Син Татарстаннан, Бөгелмәдән, фамилияң Шварц, ә менә татарча берәр җөмлә беләсеңме? - дигән. "Беләм, алай гына түгел, мин сезгә татарчалап җырлап та күрсәтә алам", - дигән Шварц һәм "Туган тел"нең бер куплетын җырлап биргән. Комиссия әгьзалары берсүзсез экзамен бирүче якташыбызны, югары балл куеп, конкурстан уздырганнар. Менә шулай итеп, татар теле һич көтмәгән жирдән ярдәмгә килгән.

Икенче очрашу 8 декабрь көнне лицейның китапханәсендә узды. "Каһарманнар көне"нә багышланган иде ул. Бөек Ватан сугышы елларында батырларча көрәшкән һәм башларын салган геройларыбыз - татар язучыларынын язмышы һәм батырлыгы турындагы әдәби кичәне укучы балаларга Татар мәдәният үзәгенең бүлек җитәкчесе Эдуард Гафиятуллин тәкьдим итте. Очрашудан соң балаларның күпсанлы сорауларына жаваплар бирелде һәм, әлбәттә, истәлеккә фоторәсем калды.

Флюра ШӘРИПОВА,

" Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе.

 

 

 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса