Үткән ялларда Бөгелмә шәһәрендә 83-нче театраль сезоны ачылды
Бөгелмәнең А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры 83 нче сезонын ачып җибәрде. Гадәттәгечә бөгелмә артистлары тамашачыга премьера күрсәтте. Быел алар П. Гладилинның "Вышел ангел из тумана" трагикомедиясен тәкъдим итте. Режиссеры Петр Орлов. Театр сәнгатен сөючеләр беренчеләрдән булып әлеге тамашаны карый алды. Пьеса абыйлы-энеле бертуганнар тарихы, дөресрәге, аларның бер-берсенә мөнәсәбәте...
Бөгелмәнең А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры 83 нче сезонын ачып җибәрде.
Гадәттәгечә бөгелмә артистлары тамашачыга премьера күрсәтте. Быел алар П. Гладилинның "Вышел ангел из тумана" трагикомедиясен тәкъдим итте. Режиссеры Петр Орлов. Театр сәнгатен сөючеләр беренчеләрдән булып әлеге тамашаны карый алды. Пьеса абыйлы-энеле бертуганнар тарихы, дөресрәге, аларның бер-берсенә мөнәсәбәте турында. Берсе акыл иясе - фәнни эшләр авторы, икенчесе - бай бизнесмен. Бер-берсенә каршы туган нәфрәт аналарын акылдан яздыра. Һәм аның сәерлеге могҗизаларны үзенә тарта. Нәтиҗәдә каяндыр килеп чыккан фәрештә, барысын да үз урынына утырта. Гаиләдә янәдән мәхәббәт урын ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа