Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Террорчылыкка каршы – балачактан

Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең шәһәрдә дә, гомуми белем бирү учреждениеләренең барысында да Балалар куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде. Ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иминлекне саклау айлыгы балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, каникуллар вакытында онытыла төшкән транспортта, юлларда йөрү кагыйдәләрен, хәвефсезлек күнекмәләрен хәтердә яңарту максатыннан үткәрелә. Бер үк вакытта гадәттән тыш,...

Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең шәһәрдә дә, гомуми белем бирү учреждениеләренең барысында да Балалар куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде. Ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Иминлекне саклау айлыгы балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, каникуллар вакытында онытыла төшкән транспортта, юлларда йөрү кагыйдәләрен, хәвефсезлек күнекмәләрен хәтердә яңарту максатыннан үткәрелә. Бер үк вакытта гадәттән тыш, яисә бик катлаулы хәл килеп туган очракларда, куркыныч янаганда ниләр эшләргә икәнлеген искә төшерү дә күздә тотыла.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәгенең Бөгелмә филиалы укытучылары, янгын сүндерүчеләр мәктәпләрдә ачык дәресләрдә булып, һәр кеше белән килеп чыгу ихтималы булган төрле хәлләр турында сөйлиләр, андый гадәттән тыш очракларда ниләр эшләргә кирәклеген аңлаталар, тематик фильмнар күрсәтәләр. Әлеге чараларда, очрашулар һәм дәресләр вакытында Юл йөрү кагыйдәләренә, янгыннан саклану тәртипләренә, террорчылык акты куркынычы янаган, яисә башка көтелмәгән хәлләр килеп чыккан чакларда үз-үзеңне тоту тәртипләренә багышланган сөйләшүләр уза.

Сентябрьнең беренче ун көнендә мәктәптә эшләүчеләрне һәм балаларны эвакуацияләү буенча гамәли дәресләр оештырылды, ә тагын мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге оешмаларда тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү-коткару бүлекчәләренә экскурсияләргә бардылар.

Рәсемдә: 2 нче физика-математика лицееның 8 нче сыйныф укучылары өчен " Террорчылык - җәмгыятькә яный" дигән темага ачык дәрес бара. Фото - лицей фондыннан.

Юлия ЧУРИНА,

ТР Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәгенең Бөгелмә филиалы укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса