Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татфондбанк башлыгын ашыгыч рәвештә СИЗОдан хастаханәгә күчергәннәр

Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусинны экстрен рәвештә, сәламәтлеге начарланып китү сәбәпле, СИЗОдан хастаханәгә күчергәннәр. Бу хакта чәршәмбе көнне Татарстан буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хәбәр итте, дип җиткерә Риа-Новости. Казанның Совет район суды 3 мартта Мусинга карата 16 апрельгә кадәр сак астында тоту карарын кабул иткән иде. Мусин Россия Тикшерү...

Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусинны экстрен рәвештә, сәламәтлеге начарланып китү сәбәпле, СИЗОдан хастаханәгә күчергәннәр. Бу хакта чәршәмбе көнне Татарстан буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хәбәр итте, дип җиткерә Риа-Новости.

Казанның Совет район суды 3 мартта Мусинга карата 16 апрельгә кадәр сак астында тоту карарын кабул иткән иде. Мусин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендәге сорау алудан соң сак астына алынып, Казанда 2нче СИЗОда булды. Аңа карата зур күләмдәге мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылды.

"Кулга алынган Роберт Мусинның 9 май көнне сәламәтлеге начарлану сәбәпле, экстрен рәвештә сәламәтлек саклау учреждениесенә юнәлтелде", - диелгән УФСИН хәбәрендә. Ведомство мәгълүматлары буенча, гамәлдәге закон таләпләре нигезендә Мусинны саклау тиешенчә тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса