Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанның Биектау районында урнашкан KazanRing (Canyon) трассасында пилотларның Россия чемпионаты һәм Россия Кубогы өчен ярышлары узачак

1 - 2 июльдә Татарстанның Биектау районында урнашкан KazanRing (Canyon) трассасында пилотларның Россия чемпионаты һәм Россия Кубогы өчен ярышлары - барлыгы 10 узыш булачак. 5 класска бүленгән 100гә якын узышчы югары титул өчен көрәш алып барачак, чөнки Россия Чемпионатының бу этабы тулаем чемпионатның хәлиткеч этабы булып санала. Ә тамашачыларга чираттагы...

1 - 2 июльдә Татарстанның Биектау районында урнашкан KazanRing (Canyon) трассасында пилотларның Россия чемпионаты һәм Россия Кубогы өчен ярышлары - барлыгы 10 узыш булачак. 5 класска бүленгән 100гә якын узышчы югары титул өчен көрәш алып барачак, чөнки Россия Чемпионатының бу этабы тулаем чемпионатның хәлиткеч этабы булып санала. Ә тамашачыларга чираттагы тапкыр машина оту мөмкинлеге бирелә.

Узышларны телевизордан карап, яисә нәтиҗәләрен газетадан укып белүгә караганда, анда катнашып, үз күзләрең белән күрүгә ни җитә! Моның өчен җитди сәбәп тә бар: 350 куәтле "седан" һәм "хэтчбек"та узышучы "Туринг" классында, мәсәлән, Казаннан "ТАИФ Моторспорт" командасы пилоты Дмитрий Брагинга зур өметләр баглана. Марат Шәрәпов белән Тиму Шиһабетдинов әлегә әллә ни алдыра алмасалар да, якташларыбыз өчен җанату кирәк. Ә менә Ирек Миңнәхмәтов инде үзенең подиумга күтәрелергә сәләтле икәнен берничә тапкыр дәлилләде.

"Туринг-Лайт" классында - казанлылар Илсур Әхмәтвәлиев, Илдар Рәхмәтуллин, Тимур Богуславский; "Национальный"да - татарстанлылар Айдар Нуриев, Руслан Нәфыйков, Рафаэль Фәттахов, Василий Кораблев; яшҗләр арасындагы өч кызның берсе - Ирина Сидоркина һәм, ниһаять, узышларның берсендә бронза медаль яулаган Рөстәм Фәтхетдинов та катнашачак.

"Боҗралы узышлар"ның (СМП РСКГ) Россия сериясе - Россия Чемпионаты һәм Кубок этабы 2014 елдан башлап, рәсми төстә хәзер шулай атала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса