Термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -25 градуска кадәр төшәчәк.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары иртәгә республикада термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -25 градуска кадәр төшәчәк, дип кисәтә.
Моннан тыш, 14 февральдә республика территориясендә урыны белән томан күзәтеләчәк.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/13/157932/