Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татар авыллары эшмәкәрләренең Бөтенроссия җыены резолюциясе

Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты татар авылларын саклап калу һәм үстерү юнәлешендә бик әһәмиятле оештыру эшләре алып бара. Әйтик, 2008 елда булдырылган "Россиядәге татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәлде. Бу эшкә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче, авыл бизнесының күптөрле перспективалы юнәлешләрендә уңышлы эшләүче авыл эшмәкәрләре җәлеп ителә....

Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты татар авылларын саклап калу
һәм үстерү юнәлешендә бик әһәмиятле оештыру эшләре алып бара.

Әйтик, 2008 елда булдырылган "Россиядәге татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәлде. Бу эшкә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче, авыл бизнесының күптөрле перспективалы юнәлешләрендә уңышлы эшләүче авыл эшмәкәрләре җәлеп ителә. Бөтендөнья Татар Конгрессы эшчәнлеге кысаларында соңгы елларда Россиядәге 4200гә якын татар авылы турында мәгълүмат базасы булдырылды, "Россиядәге татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының үз сайты эшли башлады. Башкарылган эшләр авыллардагы хәлләрне даими күзәтеп торырга һәм, киләчәккә йөз тотып, авылның үсеш перспективаларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Җыенда катнашучылар делегатларның чыгышларын тыңлап, хәзерге заман авыл бизнесы проблемаларын уртага салып, төрле яклап тикшергәннән соң, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына, "Россиядәге татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасына, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә теләктәшлек итү ассоциациясенә һәм шулай ук Россия Федерациясе татар авыллары эшмәкәрләренә түбәндәге эшләрне йөкләргә карар бирде:
1. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына - ТР фермер хуҗалыклары ассоциациясе һәм ТР инвестицион үсеш агентлыгы белән бергәләп, авылда эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүнең базар мөнәсәбәтләренә ярашлы механизмнарын эшләү өчен эшче төркем оештырырга;
2. Татар авылларында яшәүчеләр, агросәнәгать оешмалары милеге булып саналган җирләр һәм анда эшләүчеләр турында мәгълүматлар базасы булдыруны беренчел бурыч дип санарга, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр өчен җирләрне рәсмиләштергәндә юридик ярдәм күрсәтергә;
3. Татар авыллары үзидарәсе үсешендәге мәдәни-тарихи традицияләрне истә тотып, Тукай (Чувашия), Борбаш (Татарстан), Гали (Самара) авыллары тәҗрибәсендә Мәхәллә системасын гамәлгә куюны җәелдерергә;
4. Мәхәлләләр һәм җирле эшмәкәрләр белән бергәләп, авыл җирләрендә традицион уку йортларын (хосусый мәктәпләрне дә кертеп) торгызу өстендә системалы эш алып барырга;
5. Татар фольклор коллективларының "Түгәрәк уен" фестивальләренә һәм милли-мәдәни традицияләрне саклап калуга, яңартуга ярдәм итә торган шуның кебек башка чараларга авыл эшмәкәрләрен киңрәк җәлеп итәргә;
6. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергәләп, татарның токымлы атларын пропагандалау һәм атлар үрчетүне җәелдерү максатында, "Татарстан Республикасында 2013-2015 елларда һәм пландагы 2020 елга кадәр ат үрчетүне һәм ат спортын үстерү" дип атала торган озак сроклы максатчан программаны хупларга. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга авыл җирлекләрендәге эшмәкәрләрне ныграк җәлеп итәргә. "Татар атлары" ассоциациясе оештыру инициативасын хупларга;
7. Үзенең яшәешен үзе тәэмин итә ала торган авылларның эш тәҗрибәсен яхшылап өйрәнергә һәм социаль-икътисади өлкәгә тирәнрәк кертә барырга; авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, эшкәртү, ташу, сату өлкәсендә эшмәкәрлекнең кече формаларын һәр җирдә җәелдерергә. Умартачылыкны үстерүгә, азык-төлек сәнәгатендә хәләл продукция җитештерүгә, шулай ук кооперациянең төрле формаларына зур игътибар бирергә. Моның өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгында җитештерү хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең һәм Россия Федерациясендәге үз яшәешен үзе тәэмин итә ала торган авылларның мөмкинлекләреннән актив файдаланырга;
8. Хәләл товарларны сертификацияләүгә кагылышлы гомуми килешүне эшләү максатында, "Хәләл" продукция җитештерүчеләрнең Бөтенроссия форумын уздырырга;
9. Авыл бизнесменнарының ТР инвестицион үсеш агентлыгы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә теләктәшлек итү ассоциациясе һәм шулай ук Эшмәкәрлекне үстерү ачык институты белән ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлеген җайга салып җибәрергә. Тиешле документларны, грантларны һәм инвестицион проектларны рәсмиләштергәндә эшмәкәрләргә һәрдаим юридик ярдәм күрсәтергә;
10. Россия Федерациясенең татар авылларындагы фермерлык, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, кооперативларга ярдәм итү максатында, авыл хуҗалыгы продукцияләрен Казанда сату мәйданы буларак, ТР агропромпарк мөмкинлекләреннән файдалануны оештырырга;
11. Ихтыяҗ зур булуны истә тотып, Татарстан Республикасында кулланышта булган авыл хуҗалыгы техникасын (ашлык урып-җыю, бәрәңге алу комбайннары һ.б.) РФ регионнарындагы татар авылларында эшләүче эшмәкәрләргә арзанрак бәягә сатуны оештыруны сорап, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына чыгарга;
12. Татар милли оешмаларына, җирле бизнесменнарга - авылларда Сабан туйларына әзерләнгәндә һәм аларны уздырганда актив катнашырга, аларның масштабын киңәйтүгә, эчтәлеген тирәнәйтү-баетуга ирешергә; 21 нче гасыр татар авылының яңа образын формалаштыруга, татар халкының туган телен, мәдәниятен, йолаларын, үзенчәлекләрен саклап калуга һәм яңартуга ярдәм итә торган Бөтенроссия Авыл Сабан туе үткәрүне уңышлы проект дип танырга;
13. Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүен истә тотып, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә булыша торган федераль программаларда, грантлар, субсидияләр һәм инвестицияләр алу өчен бәйгеләрдә актив катнашырга. Бу максаттан "Татар иле" татар социаль челтәрен киңрәк кулланырга;
14. Ел саен уздырыла торган "KAZANHALAL" халыкара ярминкәләрдә актив катнашырга;
15. Татарстан Республикасы электрон сәүдә эшләрендә актив катнашырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса