Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Сыйлы өстәл – икмәкле өстәл

Гомер-гомергә шулай килгән, икмәкне олылаганнар, хөрмәт иткәннәр, валчыгын да әрәм итмәгәннәр. Ипи, икмәк турындагы мәкаль-әйтемнәр дә халкыбызда җитәрлек. Чыннан да, татар халкы игенчелек белән шөгыльләнгән, байлыгын да җыеп алынган башаклары белән, ындырда суктырган, тегермәндә онга әйләндергән икмәге белән исәпләгән. Ә "өф" диюгә очып китә торган ап-ак онның күпереп торган ипекәй,...

Гомер-гомергә шулай килгән, икмәкне олылаганнар, хөрмәт иткәннәр, валчыгын да әрәм итмәгәннәр. Ипи, икмәк турындагы мәкаль-әйтемнәр дә халкыбызда җитәрлек. Чыннан да, татар халкы игенчелек белән шөгыльләнгән, байлыгын да җыеп алынган башаклары белән, ындырда суктырган, тегермәндә онга әйләндергән икмәге белән исәпләгән.

Ә "өф" диюгә очып китә торган ап-ак онның күпереп торган ипекәй, татлыдан татлы тәм-томнар, исләре үк борынны кытыклый торган камыр ризыклары булып өстәлебезгә менеп урнашу серләре Радик Азат улы Исмәгыйлевкә таныш. 1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты директоры азык-төлек җитештерү, аны тарату өлкәсендә бик күп еллар эшли. Ә нәкъ менә шушы предприятиегә ул тугыз ел элек килеп керә.

- Ташландык суык бинадан башладык, - дип сөйли комбинат директоры. - Декабрь ае иде , бәсләнеп тора иде ул бина. Бер айдан соң инде беренче икмәгебез пешеп чыкты. Шуннан бирле туктаган юк. Ассортиментны да, продуктлар күләмен дә арттырып торабыз.

Бүгенге көндә икмәк заводы көненә 7,5 тонна азык-төлек эшләп чыгара. Алар шәһәр кибетләренә, шулй ук якын-тирә районнарга таратыла.

Шушы декабрь аенда Радик Азатович Калинин урамында үзләренең бренды астында "Плюшки-ватрушки" гаилә кафесы ачты. Биредәге "тәмлүшкәләрне" үзебез дә татып карарга булдык.

- Оннарын да, итен дә, башка кирәкле ингридиентларны да үзебез карап, сайлап алабыз. Ит продуктлары исә - хәләл. Бөгелмәлеләр шикләнмичә сыйлана алалар. Хәләл ит кыйбатрак булса да, аны сатып алу кайчагында бик үк ансат булмаса да, шәһәрдәшләрем күзенә туры карыйсым килә, аларның ышанычына тап төшерәсем килми. Шәһәрдәшләремнең тәмле һәм сыйфатлы ризык ашап ләззәтләнүен, рәхмәт тулы йөзләрен күрәсем килә. - ди Радик Исмәгыйлев.

"Плюшки-ватрушки" кибетләре әлегә икәү. Тик бу башлангыч кына. Радик Азатович гаилә кафесы, фирма кибете челтәрен киңәйтергә уйлый. Канцерогеннар тулы, яраклылык срогы айлар буе сузыла, кеше сәламәтлегенә зыян сала торган ризыклар тәкъдим ителүче туклану нокталарына үзебезнең альтернатива булырга тиеш, дигән фикердә икмәк заводы директоры. Ә кайсысына өстенлек бирү - монысы халык сайлавыннан тора. Тик, кайчан керсәң дә, кибет киштәләре төрледән-төрле ризык белән тулып тора, сатып алучылар, тамак ялгап, чәйләп алучылар, ял итеп утыручылар биредән өзелми. Ризыкны өеңә илтеп бирү хезмәтен дә булдырганнар. Монысы инде ыгы-зыгылы вакытта аеруча уңайлы.

Икътисади кризис чорында Татарстанныкын сатып ал шигаре астында үз эшеңне башлап җибәрү, аны үстерү өчен тырышлык кую - ул республика сәясәтенең мөһим юнәлеше. Шушыны истә тотып, нинди генә авырлыклар, каршылыклар булуына карамастан, хезмәтеңне яратып, максатыңа туры юл салып алга бару - ул һәркемнең дә кулыннан килми. Ә булдыра алган кешегә бары тик уңышлар гына телисе килә, аның хәләл хезмәтенең җимешләреннән ләззәтләнәсе генә кала.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса