Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел (+фотолар)

Узган шимбәдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләр хөрмәтенә һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган чаралар сәгать тугызда Яшьләр сараенда башланып китте.

Аналарны, толларны, һәлак булган егетләрне, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын, яшьләрне, кунакларны кадет һәм Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясеҗирле иҗтимагый оешмасы волонтерлары каршы алды. Район башлыгы исеменнән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова сәламләде. Ул яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашканнары һәм Сугышчан туганлыкиҗтимагый оешмасы белән зур эш алып барганнары өчен район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.  Аларга медальләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Сәхнәдә Хәтер вахтасытезелгән. Яшьләр сарае сәхнәсеннән үк интернационалист-сугышчылар күмелгән урыннар буенча Хәтер вахтасы традицион чаңгы десантына старт бирелде. Катнашучыларның 2 колоннасы: Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе җирле оешмасы вәкилләре һәм кадет мәктәбе укучылары ике юнәлештә: Подгорный авыл җирлегенең Соколка авылына һәм Зеленая Роща авылына юнәлделәр. 

4 километр узгач, яшь гвардиячеләр Соколка авылына килеп җиттеләр, анда аларны инде һәлак булганнарның туганнары һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары каршы алды. Гражданнар митингы оештырылды. Хәтер вахтасында катнашучыларны партиянең беренчел бүлекчәсе секретаре, авыл җирлеге башлыгы Марат Мөбарәкшин сәламләде. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм һәлак булган сугышчыларның туганнары балаларга интернациональ бурыч, Әфганстанда Совет гаскәрләрнең булу максатлары һәм бурычлары турында сөйләделәр. Без - халыкара террорчылык юлына каршы баскан беренче кешеләр, - диделәр алар. “Сез, балалар - булачак Ватанны саклаучылар, үз гомерләрен Ватан өчен биргән балалар истәлегенә лаек булыгыз!”. Аннан соң балалар солдат каберләренә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Соколка авылы зиратында гына да 7 сугыш хәрәкәтендә катнашкан кеше җирләнгән. Авыл мәдәният йортында кунакларны чәй белән сыйладылар, концерт күрсәттеләр.

Ә Яшьләр сараенда тантана легендар Зәңгәр беретларансамбле концерты белән дәвам итте. Зал, ансамбль белән бергә, күңел түренә кадәр таныш булган җырларны аягүрә башкарды.

           Сугышчан туганлык мемориалында 11сәгать 30 минутта митинг узды, анда депутатлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган интернационалист-сугышчыларның әниләре һәм тол хатыннары, муниципалитет, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Бердәм Россия партиясенең башлангыч бүлекчәләре вәкилләре, яшь гвардиячеләр, кадетлар, уку йортлары укучылары катнашты. 285 бөгелмәле Әфганстанның утлы юллары аша үтте. Аларның 80нән артыгы югары хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнде, 11 сугышчы үлгәннән соң бүләкләнде.

 

Ринат ДУСАЕВ,

партиянең җирле бүлеге әйдәп баручы белгече

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса