Балалар өчен каникул дигән мавыктыргыч тормыш башланырга да күп вакыт калмады. Шулай да җәй ял гына дигән сүз түгел, ул иң беренче чиратта – сәламәтләнү, яңа көч һәм энергия туплау мөмкинлеге дә
Балалар өчен каникул дигән мавыктыргыч тормыш башланырга да күп вакыт калмады. Шулай да җәй ял гына дигән сүз түгел, ул иң беренче чиратта – сәламәтләнү, яңа көч һәм энергия туплау мөмкинлеге дә. Дөресен генә әйткәндә, баланың киләсе уку елындагы тормышы җәйге ял, сәламәтләнүнең ничек оештырылуы һәм үтүенә дә нык бәйле бит.
“ТНГ-Групп” җәмгыяте хезмәткәрләре бу уңайдан бер дә хафаланмый. Аларның балалары җәйге чорда районда гына түгел, ә республикада танылган “Сосновка” лагеренда ял итә, сәламәтлекләрен ныгыта. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге лагерьдагы ял гадәти генә түгел, ул баланың үсешендә, камилләшүендә бик мөһим баскыч булып тора.
Ял базасы җәйге сезонга ничек әзерләнә? Нинди яңалыклар көтелә? Быел балалар ни белән мәшгуль булачак? Болар турында тулырак белү теләге белән ял базасы директоры Михаил Михайлович Красновка мөрәҗәгать иттек.
– Михаил Михайлович, лагерьда кемнәр ял итә ала һәм биредә нинди эшчәнлек алып барыла?
– “ТНГ-Групп” җәмгыятенең “Сосновка” лагере – бөтен илгә сибелгән предприятие бүлекчәләре хезмәткәрләренең балалары өчен менә дигән ял итү һәм сәламәтлек ныгыту урыны. Балалар утраучыгы эшчәнлегендәге төп юнәлешләр: сәламәтләндерү, белем бирү һәм мавыктыргыч шөгыльләр – саф һавада йөрү, спорт, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү, экскурсияләр оештыру, фестивальдә катнашу, кызыксына торган шөгыльләреңдә үзеңне сынау. Балаларга һәрдаим эш төрләрен, тәэсирләрне алыштырып тору мөһим, бу онытылмаслык, үзенчәлекле ялның күркәмлегендә төп адымнарның берсе булып тора. Болардан кала, яшүсмерләр һәркөнне тулы кыйммәтле туклану ала. Көнгә 6 тапкыр ашаудан тыш, алар кислород коктейле белән дә сыйланалар. Рационда: җиләк-җимеш, файдалы һәм тәмле соклар, йогуртлар, яшелчә салатлары һәм башкалар.
– Быелгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең максатлары нидәр гыйбарәт?
– Беренчедән, ул – дәүләт контрактын башкару. Без ел саен ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының “Лето” сәламәтләндерү, балалар һәм яшүсмерләр мәшгульлеген оештыру республика үзәге дәүләт учреждениесе белән контракт төзибез. Быел әлеге контракт нигезендә республикадан 5 миллион сумга якын акча бүленеп биреләчәк. Әлеге чаралар, нигездә, җәйге ял кампаниясе дәвамында балаларны тукландыруга тотыла. Икенче зур максатыбыз: җәй дәвамында балаларны кабул итеп, сәламәтләндерү, яхшы ял белән тәэмин итү. Быел лагерь 760лап баланы сәламәтләндерүне максат итеп алды. Былтыр аларның саны 786 иде. Быел җәй 4 смена кабул итәчәкбез. 1нче смена – 1 июньнән 21 июньгә; 2нче смена – 23 июньнән 13 июльгә; 3нче смена – 15 июльдән 4 августка; 4нче смена – 6 августтан 26 августка кадәр дәвам итәчәк.
Гадәттәгечә, быел да “Татнефть” җәмгыяте составындагы балалар сәламәтләндерү лагерьлары фестивалендә катнашырга планлаштырабыз. Шунысы сөендерә, безнең тәрбияләнүчеләребез әлеге фестивальдә ел саен диярлек үзләрен иң активлары, иң оста, уңган-булган итеп таныталар, грамоталарга ия булабыз, лидерлыкны кулдан ычкындырганыбыз юк.
– Лагерьны җәйге чорга әзерләү эшләре ничек бара?
– Лагерьны уңайлы, матур, камил итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Ел саен җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланыр алдыннан “Татнефть” җәмгыяте белгечләре килеп, безне төрле позицияләрдә тикшерәләр. Куркынычсызлык техникасын саклау, санитар нормалар, янгынга каршы режим, педагогик состав, азык-төлек сыйфаты – барысы да инә күзеннән үткәрелә. Ниндидер җитешсезлекләрне ачыклауларын без тәнкыйть дип кабул итмибез, ә рәхмәтле генә булабыз. Булган җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлибез. Шуңа күрә дә, елдан-ел кисәтүләр азая бара.
Ял базасын эшләтеп җибәрү иң катлаулы мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Чөнки һәрбер әйбер бик ныклап, кабат-кабат тикшерелә, бик күп комиссияләр килә, һәрберсе үз фикерен белдерә. Без барысын да игътибарга алып, ел саен тиешенчә итеп, лагерьны югары дәрәҗәдә әзерлибез. Ә инде базаны эшләтеп җибәргәч, эшләве – үзе бер канәгатьлек. Чөнки, педагогик коллективыбыз бик тәҗрибәле. Күбесенчә, озак еллар дәвамында эшләүче тәрбиячеләр, вожатыйлар дияр идем. Алар арасында педагогия көллиятендә, Казанның югары уку йортында укучылар, мәктәп укытучылары да бар. Һәрвакытта диярлек тәҗрибәле, актив коллектив тупларга тырышабыз.
– Соңгы елларда лагерь нинди үзгәрешләр кичерде?
– 2012 елдан алып, зур масштаблы эшләр башкарылды. 1нче, 2 нче, 3 нче корпуслар тулысынча капиталь ремонтланды, җиһазлар алыштырылды, чаңгы бүләмәсе, фитобар верандасы, актлар залы, азык пешерү цехы, медицина пункты тулысынча яңартылды. Без дә – Бөгелмә районында медицина эшчәнлеген башкару хокукына ия бердәнбер лицензияле медицина пункты.
Шунысын да әйтеп үтәсе килә, балалар ялын кызыклырак, күңеллерәк итәргә теләү максатыннан, үткән ел өстәмә 2 балалар шәһәрчеге булдырдык, 4 батут сатып алдык. Үткән ел “Татнефть” җәмгыяте тарафыннан, аның составындагы барлык лагерьларда, җәйге чорда понилар асрау турында карар кабул ителде. Шуның өчен территориядә ат абзары төзедек, ул урман массивында урнашкан. Быел да май ахырында понилар алып килергә тиешләр. Тәрбияләнүчеләр аларны бик яраталар. Шулай ук безнең тиеннәребез дә бар. Балалар аларны карыйлар, ашаталар, урыннарын җыештыралар. Шул рәвешле, хуҗалык-терлекчелек эшчәнлеге дә тормышка ашырыла.
– Алда нинди планнар?
– Быел лагерь территориясендәге асфатьны яңарту максаты тора. Шулай ук, үткән ел җәйге сезон ахырында урамдагы сәхнәгә япма-түбә корган идек. Быел аны төзекләндерү эше дәвам итәчәк. Плитә җәяргә, заманча музыкаль җиһазлар, төсле музыка приборлары сатып алырга планлаштырабыз. Җәйге чорда балалар өчен тулысынча заманча клуб атмосферасы тудырылачак.
– Лагерь ел әйләнәсе эштә, шулай бит?
– Шулай, “Сосновка” ел әйләнәсе эштән туктамый. Быел кыш көне биредә җәмгыятьнең 2500 хезмәткәре ял итте, аның өстенә, бездә “ТНГ-Групп” җәмгыяте оештырган күп кенә чаралар, истәлекле даталарга багышланган бәйрәмнәр дә үтә. Ел әйләнәсендә оешманың 50 процентлап хезмәткәре, аларның балалары биредә ял итә, сәламәтлеген ныгыта. Мәйданыбыз бик зур – 82 гектар җир. Аны һәрвакыт тәртиптә, җыештырып, гөлбакча итеп тотарга тырышабыз. Камиллеккә чикләр юк, алга барырга теләгебез дә, мөмкинлегебез дә бар.
– “Сосновка” лагерендә “ТНГ-Групп” җәмгыяте хезмәткәрләренең балалары гына түгел, ә теләге булган һәркем ял итә ала, шулаймы?
– Әйе. Нәкъ шулай. Шулай да, кызганычка, лагерь бер сменада 205 баланы гына кабул итә ала. Ә теләк белдерүчеләр шактый. Без үзебезнең хезмәткәрләребезнең гаризаларын да 100 процентка канәгатьләндерә алмыйбыз. Барысы да һәрбер кешегә тиешле квадратурадан, лагерьнең үткәрү сәләтеннән тора. Шулай да, читтән килгән балалар да биредә ял итү мөмкинлегенә ия. Андыйлар шулай ук безнең профсоюз комитетына гариза язалар, ул гаризалар тикшерелә, еш кына уңай чишелеш тә таба. Шунысы сөендерә, лагерь турында барысы да белә, яратып киләләр һәм бик канәгать калалар.
– “Сосновка” күбрәк нинди эшчәнлек белән шөгыльләнә?
– Лагерь төрле юнәлешләрдә эшли. Патриотик тәрбия, иҗат, сәламәтләндерү физкультурасы актив тормышка ашырыла. Кемдер үзен сәхнәдә сынап карый, икенчеләре футбол тибә, йөгереп, җитезлеген күрсәтә, төрле түгәрәкләрдә иҗади осталыгын сыный, бассейнда йөзә, теннис кордында алка шудыра. Һәркем үз кызыксынуы белән мәшгуль, моңсуланып, күңелсезләнеп утырырга беркемнең дә вакыты юк. Өстәмә рәвештә һөнәри юнәлеш тә бирәбез. “ТНГ-Групп” җәмгыяте, биредә эшләүче хезмәткәрләрнең нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйлибез. Мәсәлән, үткән ел “ТНГ-Универсал” җәмгыятенә экскурсия оештырган идек. Балаларга презентация күрсәттеләр, промысел, сейсмокүзәтү эшенең асылына төшендерделәр. Җәмгыять бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Әсәдуллинга хезмәттәшлеге, безне җылы каршы алуы өчен зур рәхмәт.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Алдагы җәйге сезон уңышлы гына үтеп, бик күп матур мизгелләре, күңелле минутлары, зур уңышлары белән хәтерләрдә калсын. Уңышлар сиңа, “Сосновка”!