Шәһәрдә башкарылган эшләрнең сыйфаты
Атна башында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров "Төзелеш мохите" күчмә киңәшмәсен уздырды. Карап чыгасы объектлар исемлегендә Сельхозтехника урамында төзелеп килүче йорт һәм ремонт эшләре баручы Балалар сырхауханәсе. Газетабызның 18 августында чыккан санга күз салсак. Анда Сеьхозтехника урамында социаль ипотека һәм авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр яшәячәк йорт сентябрь...
Атна башында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров "Төзелеш мохите" күчмә киңәшмәсен уздырды. Карап чыгасы объектлар исемлегендә Сельхозтехника урамында төзелеп килүче йорт һәм ремонт эшләре баручы Балалар сырхауханәсе.
Газетабызның 18 августында чыккан санга күз салсак. Анда Сеьхозтехника урамында социаль ипотека һәм авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр яшәячәк йорт сентябрь аенда кулланылышка тапшырылачак дип язган идек. Ләкин сроклар күчерелгән. Объектның бүгенге көндә нинди әзерлектә булуына район башлыгы Линар Закиров бәя бирде.
Исегезгә төшереп үтәбез, бу 38 фатирлы йорт. Ул 2 - өч бүлмәле, 18 - ике бүлмәле һәм 18 бер бүлмәле квартирлардан тора. Бүгенге көндә биредә инде подъезда, бүлмәләрдә утлар яна, санузеллар урнаштырылган, су кертелгән, обойлар ябыштырылган, идәнгә линолеум җәелгән. Шәһәр мэры Линар Закиров йортның һәр катындагы фатирларны карап чыкты һәм подрядчы оешма "Стройсервис" җәмгыяте директоры Анатолий Красильниковка: "Мин әлегә канәгать түгел", дип белдерде. "Калган эшләрне атна азагына эшләп бетерәбез инде", дип җавап бирде подрядчы оешма җитәкчесе.
Икенче тукталыш Балалар сырхауханәсе булды. Әлеге объектта эшләр сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында башкарыла. Бинада янәдән балаларны кайчан кабул итә башлаячаклар әлегә билгесез. Ул көн инде берничә тапкыр чигерелгән. Икенче катта эшләр инде төгәлләнү стадиясендә, ә менә беренче кат бүлмәләрендә әлегә идәннәр җәелеп бетмәгән. Бөгелмә үзәк хастаханәнең баш табибы урынбасары Александр Иванов икенче катны эшләтә башларга дигән теләк белдерде, ләкин киңәшмә әгъзалары әлеге фикерне хупламады. Алар беренче катта төзүчеләр тузан туздырып эшләгән вакытта балаларның икенче катка узуы дөрес булмастыр дигән карарга килделәр. Әлеге чарада подрядчы оешма вәкилләренең катнашмавына Линар Закиров канәгатьсезлек белдерде һәм ул аларны хакимият бинасына киңәшмәгә чакырды.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Альбина Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа