Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Үсеш шигырьләре – Маяковский балаларга һәм яшүсмерләргә

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Open air уку залы” проекты кысаларында, Владимир Маяковскийның иҗаты белән таныштырдылар.

“У меня растут года, будет мне 17...” – шундый шигырь юллары белән башланып китте әлеге чара. Ленин урамының парк зонасында ял итүчеләрне китапханә хезмәткәрләре Маяковскийның тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Үсмерләр исә, җавап итеп, әлеге шагыйрь турында нәрсә белүләре белән бүлеште. Аларны аеруча “Что такое хорошо и что такое плохо” шигыре кызыксындырды. Аны укыган вакытта балалар яшел һәм кызыл әләмнәр күтәрде. Шул рәвешле, алар шигырь юлларында язылган ситуацияләргә үз карашларын белдерде.

Китапханәчеләрнең гаҗәбенә, ял итүчеләрнең яше дә, олысыда әлеге чарага битараф калмады һәм бик зур горурлык белән Владимир Маяковскийның шигырьләрен кычкырып укыды.

Наталья АСТАХОВА,

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе.

Н. Сушкова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса