Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Салым түләүчегә ярдәмгә – электрон сервис

Электрон хезмәтләрне үзләштерү һәм киң җәелдерү Россия Федераль салым хезмәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып санала.

Бүгенге көндә Россия федераль салым хезмәтенең интернет-сайтында (www.nalog.ru) 39 интерактив сервис тәкъдим ителгән. Аеруча популяр һәм сорау зур булган сервис - "Риски для бизнеса: Проверь себя и контрагента" (Бизнесның тәвәккәллек сораган яклары: Үзеңне һәм контрагентны тикшер") дигәне. Бу хезмәт оешмаларга һәм эшмәкәрләргә бизнеста кулдаш (партнер) сайлаганда булыша.
Моннан тыш, тагын түбәндәге электрон хезмәт төрләре дә зур игътибарга лаек һәм актив кулланыла:
"Часто задаваемые вопросы" ("Еш бирелә торган сораулар") - салым түләүчеләр тарафыннан бик еш бирелә торган иң актуаль сорауларга 120 меңнән артык җавап тупланган. Биредә гамәлдәге салым законнары, милек салымнары ставкалары, ташламалар, салым чигерүләре, салым органнары белән эшләү тәртибе, сайттагы сервислар эше һәм башка бик күп темаларга кагылышлы мәгълүмат бирелә.
"Создай свой бизнес" ("Үз бизнесыңны булдыр") - бу сервис теркәлү формасын һәм салым салу режимын сайларга, дәүләт теркәве процедурасын узарга булыша, контроль-касса техникасын куллану кагыйдәләрен белергә, салым тикшерүләре уздыру процедурасы турында мәгълүматлар алырга ярдәм итә.
"Разъяснения Федеральной налоговой службы, обязательные для применения налоговыми органами" ("Федераль салым хезмәтенең органнар өчен куллану мәҗбүри булган аңлатмалары") - бу хезмәт салым түләүчеләргә салым декларацияләрен тутыру, салымнарны һәм түләүләрне исәпләү, түләү мәсьәләләрендә Россия Федераль салым хезмәтенең Россия Финанс министрлыгы белән килешенгән рәсми карашын аңлата.
"Анкетирование" ("Анкета тутыру") - әлеге электрон сервис аша Интернет челтәре буенча салым органнарының эшенә бәя бирү мөмкинлеге бар.
Хөрмәтле салым түләүчеләр! 2012 елның 12 декабрендә РФ Хөкүмәте 1284 нче номерлы карар кабул иткән иде. Бу карар гражданнарга дәүләт хезмәтләренең сыйфатына турыдан-туры йогынты ясарга, чиновникларның аерым эшләрен бәяләргә мөмкинлек бирә.
Дәүләт хезмәтенең сыйфатын "Ваш контроль" сайтында СМС-тавыш бирү юлы белән бәяләргә була. Дәүләт хезмәте күрсәткән салым инспекциясе хезмәткәренә үзегезнең номерны калдырасыз, сезгә 0919 номерыннан СМС килә, күрсәтелгән дәүләт хезмәтенең сыйфатын 5 баллы шкала ярдәмендә бәяләп, түләүсез СМС язасыз. Сезнең фикер безнең өчен бик мөһим, дәүләт хезмәтләрен яхшыртырга булышыгыз!
 
Надежда АНДРЕЕВА,
Россия Федераль салым хезмәте ТР 17 нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән
эшләү бүлеге начальнигы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса