Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Рөстәм Миңнеханов: Дөнья чемпионаты вакытында Казан кунаклары канәгать калырга тиеш

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан Республикасында кунакларны милли чәк-чәк белән каршы алачаклар, төбәкнең үзенчәлекле мәдәниятен күрсәтәчәкләр. (Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә футбол буенча ФИФА 2018 дөнья чемпионатының соңгы жирәбә салуында катнашты. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә. Жирәбә чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Президенты...

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан Республикасында кунакларны милли чәк-чәк белән каршы алачаклар, төбәкнең үзенчәлекле мәдәниятен күрсәтәчәкләр.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә футбол буенча ФИФА 2018 дөнья чемпионатының соңгы жирәбә салуында катнашты. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Жирәбә чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең футбол буенча 2018 дөнья чемпионаты матчларын уздыру чорында кунакчыллык турындагы сорауларына җавап бирде.

«Россиягә килгән һәм бездә булып киткән һәркем безнең дустыбызга әверелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстанның халыкара ярышлар уздыру өлешендә тәҗрибәсе шул турыда сөйли. Без барлык кунакларыбызны да лаеклы рәвештә каршы алырга әзербез, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә - заманча спорт корылмалары, мәдәният объектлары, ял итү урыннарыбыз бар. Безнең гореф-гадәтләргә кунакларга карата ихтирам салынган. Кунакларыбыз канәгать булсын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да башкарачакбыз».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында кунакларны милли чәк-чәк белән каршы алачаклар, төбәкнең үзенчәлекле мәдәниятен күрсәтәчәкләр. «Илебез күп кырлы, һәм бурычыбыз - аның барлык лаеклы якларын күрсәтү», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса