Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Россиядә эш эзләүчеләр өчен махсус портал эшли башлады

Ул бөтен Россия буенча вакансияләрне берләштергән "Россиядә эш" (Работа в Россэии) дигән исем белән яңа интернет-портал эшли башлады. Бу портал оператив мәгълүматлар алу һәм эш эзләүчеләрне теркәү максатыннан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тырышлыгы белән булдырылган. Ресурсның интерфейсы бик гади, анда күп һәм төрле фильтрлар бар. Алар яңа эш...

Ул бөтен Россия буенча вакансияләрне берләштергән

"Россиядә эш" (Работа в Россэии) дигән исем белән яңа интернет-портал эшли башлады. Бу портал оператив мәгълүматлар алу һәм эш эзләүчеләрне теркәү максатыннан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тырышлыгы белән булдырылган.

Ресурсның интерфейсы бик гади, анда күп һәм төрле фильтрлар бар. Алар яңа эш эзләүне шактый җиңеләйтә. Мәгълүматны төбәк, район, шәһәр, һөнәр, шулай ук эш тәҗрибәсе буенча аерып карарга була. Социаль яктан якланмаганнар өчен аларга ярашлы вакансияләр аерым бүлектә урнаштырылган. Кулланучылар вакансияләр турындагы тәкъдимнәр һәм эш белән тәэмин итү рәсми оешмалары контактлары белән "Эш белән дәүләт тәэмин итүе" графасында таныша ала. Әлеге вакытта сайт Татарстандагы 242 вакансияне тәкъдим итә. Татарстан хезмәт ресурсларын кытлык кичерүчеләр исемлегендә түгел. Сайттан күренгәнчә, Татарстанда уртача хезмәт хакы 29681 мең сум, эшсезлек 3,9 процент.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса