Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Ришвәтчелек тамыр җәймәсен дисәк…

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Морад Булгаковның 25 ноябрь көнне узган ришвәтчелеккә каршы эшчәнлекне координацияләү комиссиясе утырышында "Муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә һәм административ регламентлар кулланганда, шул исәптән хезмәтләрдән файдаланучылардан сораштыру юлы белән аларның сыйфатын тикшереп тору" дигән темага чыгышыннан. Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм аның ачыклыгын тәэмин итү...

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Морад Булгаковның 25 ноябрь көнне узган ришвәтчелеккә каршы эшчәнлекне координацияләү комиссиясе утырышында "Муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә һәм административ регламентлар кулланганда, шул исәптән хезмәтләрдән файдаланучылардан сораштыру юлы белән аларның сыйфатын тикшереп тору" дигән темага чыгышыннан.

Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм аның ачыклыгын тәэмин итү муниципаль идарә системасын камилләштерүнең мөһим шарты булып тора. Хезмәт күрсәтү сыйфатыннан гражданнарның канәгатьләнү дәрәҗәсе көннән-көн үсә барып, РФ Президенты Указына (2012 елның 7 мае) ярашлы рәвештә, 2018 елга ул 90 процентка җитәргә тиеш.

Бөгелмә муниципаль районында җирле үзидарәләр органнары тарафыннан 98 төрдә муниципаль хезмәт күрсәтелә, шуларның 91е - ведомствоара характерда. 2016 елның 9 ае дәвамында халыкка барлыгы 8 927 муниципаль хезмәт күрсәтелгән, шул исәптән 1 310 хезмәт шулай ук - ведомствоара характерда.

Хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм аны үтәү вакытын кыскарту юнәлешендә аларның регламентына үзвакытында һәм оператив рәвештә үзгәрешләр кертелә, даими төстә контроль алып барыла, ведомствоара электрон хезмәттәшлек региональ системасы эшчәнлегенең, административ процедураларны саклауның нәтиҗәлелеге ачыклана.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүгә административ регламентны саклауга, аның сыйфатына контроль гариза бирүченең (заявитель) хокуклары бозылуны ачыклау, тикшерүләр уздыру, вазифаи затларның халык гозеренә карата битарафлыгы турындагы шикаятьләрне карау юллары белән тормышка ашырыла.

Административ процедураларны үтәүгә контрольнең түбәндәге формалары файдаланыла:

- хезмәт күрсәтү буенча норматив документлар проектларына хокукый экспертиза үткәрү;

- закон белән билгеләнгән тәртиптә эш алып баруны (делопроизводство) тикшерү;

- закон белән билгеләнгән тәртиптә хезмәт күрсәтү процедураларының саклануына контроль тикшерүләр уздыру.

Квартал саен хезмәт күрсәтүнең административ регламенты үтәлешенә мониторинг уздырыла:

- физик һәм юридик затлардан муниципаль хезмәт алуга кергән гаризалар саны;

- җибәрелгән ведомствоара запрослар саны;

- регламент буенча куелган срокта күрсәтелгән муниципаль хезмәтләр саны;

- күрсәтелгән муниципаль хезмәтләрнең сыйфатына шикаятьләр саны;

- хезмәтләр алу өчен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша кергән гаризалар саны;

- муниципаль хезмәтләрнең сыйфатына нигезле шикаятьләр (суд яки югарырак органнарның карары белән) саны.

Муниципаль хезмәтләр күрсәтүне тагын да яхшырту максатында, Бөгелмә муниципаль районы рәсми сайтының "Государственные и муниципальные услуги" бүлегендә тавыш бирү юлы белән хезмәт алучылардан сораштыру уздырыла.

Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса