Республиканың 100 еллыгын каршылап
Гаилә истәлекләрен “100 лет ТАССР тамгасы белән түбәндәге адреска урнаштырыгыз: alsumu@mail.ru
ТАССР тарихы – меңләгән татарстанлыларның, ә һәрбер гаиләнең аерым тарихы – республиканың тулаем тарихы ул. Узган вакыйгаларны барлап кына түгел, ә кешеләрнең хатирәләрен тыңлап та Татарстанның тарихын өйрәнергә була. Әйе, тарихны һәрбер кеше яза. Хатирәләрегез белән уртаклашыгыз, мөһим вакыйгаларны искә төшереп сөйләгез.
Бөек тарих, олы тарих – мозаика кебек: кешеләр, гаиләләр язмышыннан төзелә, барысы да туган төбәк вакыйгалары белән үрелгән, тыгыз уралган. Буыннар элемтәсе исә – безне бердәм итеп тотып, саклап тора торган цемент. Үзебезнең шәхси тарихи дәверне без ничек уздык? Ниләр күрдек? Ниләр кичердек? Илкүләм вакыйгаларны ничек бәяләдек? Балаларыбызны ничек тәрбияләдек? Оныкларга ниләр тапшырабыз? Оныкларның балалары хәтерендә ниләр сакланган?
Республикабыз оешкан көннән алып узган данлы 100 ел эчендә булган хәлләр турында сөйли торган http://100.tatarstan.ru/ сайты татарстанлыларны катнашырга, контентны үз тормышыннан кызыклы вакыйгалар, истәлекләр белән тулыландырырга чакыра. Без сездән әби-бабаларыгызның, әти-әниләрегезнең гаиләгездә легенда булып саклана торган хатирәләрен, кыйссалар, фотолар көтеп калабыз.
Гаилә истәлекләрен “100 лет ТАССР тамгасы белән түбәндәге адреска урнаштырыгыз: alsumu@mail.ru Иң яхшы дип табылган 100 кыссаны без сайтка урнаштырачакбыз һәм республика язмышында сезнең гаилә тарихын бар дөнья беләчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа