Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Республикада яшәүче өлкәннәргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Юридик ярдәм күрсәтү өлкәннәр декадасының бер өлеше булып тора. 7 октябрьдә өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан буенча пенсионерларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, консультацияләр 52 пунктта үтәчәк. Юристлар гражданнарны социаль яклау бүлекләрендә, хакимият биналарында һәм күпфункцияле үзәкләрдә көтәчәк. Гражданнарны...

Юридик ярдәм күрсәтү өлкәннәр декадасының бер өлеше булып тора.

7 октябрьдә өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан буенча пенсионерларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, консультацияләр 52 пунктта үтәчәк.

Юристлар гражданнарны социаль яклау бүлекләрендә, хакимият биналарында һәм күпфункцияле үзәкләрдә көтәчәк.

Гражданнарны кабул итү ике өлештән торачак. Беренче өлешендә нотариуслар консультация бирсә, икенче өлештә адвокатлар көтәчәк.

Казанда консультациягә иртәнге сәгать 9дан 15 сәгатькә, башка шәһәр һәм районнарда 8 дән көндезге сәгать 2гә кадәр килергә була.

Консультацияләр үтүче урыннарның төгәл адресын ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтыннан яисә районнарның социаль яклау бүлекләреннән белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса