Татарстан Республикасының сә-ламәтлек саклау министры Адел Вафин Бөгелмә үзәк район хастаханәсе коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Җаваплы вазифа бүгенге көнгә кадәр Зәй үзәк район хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән Владимир Гуровка тапшырылды.
Адел Вафин озак еллар үз вазифаларын җаваплы башкарган баш табиб Иршат Измайловка нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, саулык-сәламәтлек, иминлек теләп, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов шулай ук Иршат Рәшит улына озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен ихтирамын җиткерде һәм Мактау грамотасы тапшырды.
Сәламәтлек саклау министры журналистлар белән әңгәмәсендә район хастаханәсе яңа баш табибының 26 ел Бөгелмәдә эшләвен билгеләп үтте. Хезмәт дәверендә ул үзен яхшы оештыручы, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын үстерүдә һәр-вакыт яңа алымнар эзләүче белемле табиб, җитәкче итеп танытты.
- Югары потенциалга ия үзәк район хастаханәсе коллективының тәҗрибәле баш табиб җитәкчелегендә Бөгелмә сәламәтлек саклау өлкәсенең матур традицияләрен дәвам итүендә бернинди шик тә юк, - дип өстәде А. Вафин.
Моңардан тыш, министр шунысын да билгеләп үтте, соңгы елларда Бөгелмәдә үзәк район хастаханәсенең матди-техник базасы да шактый ныгытылды, шул исәптән терапия стационары, өр-яңа бала тудыру йорты сафка басты. Нефтьчеләр ярдәме белән шәһәр поликлиникасында да капиталь ремонт үткәрелә. А. Вафин билгеләп үткәнчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы поликлиниканы мебель һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтәчәк. Болар барысы да диспансеризация, медицина тикшерүләре үткәрүне тагын да уңайландырачак.
Владимир Гуров 1961 елның 31 мартында Грозныйда туган. 1984 елда "Дәвалау эше" белгечлеге буенча Волгоград дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1984 - 1985 елларда Бөгелмә үзәк район хастаханәсе базасында хирургия буенча интернатура уза. 1985 елның гыйнварында хезмәт юлын әлеге хастаханәдә табиб-хирург буларак башлап җибәрә. 1998 елның июлендә баш табиб урынбасары итеп билгеләнә. 2001 - 2002 елларда - Бөгелмә йогышлы авырулар хастаханәсендә табиб, 2002 - 2005 елларда Бөгелмә районы һәм шәһәренең сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли. 2005 елда Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең район халкына медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табибы урынбасары итеп билгеләнә. 2010 - 2014 елларда Зәй үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкара.