"Президент атамасы сакланырмы?" дигән шикле фикерләр укырга туры килде газетабыз битләрендә. Имеш, 2015 елның 1 гыйнварыннан Россия төбәкләре җитәкчеләрен "Президент" дип атарга ярамаячак. Хәзерге вакытта ил төбәкләренең барысы да, яңа закон нигезендә, әлеге атамадан баш тартты инде. Бары тик Татарстан гына яңа канунның дөреслеге белән килешми...
Килешмәячәк тә! Чөнки безнең җөмһүриятебез 1990 елның 30 августында бәйсезлек турында Декларация игълан итте. 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Президенты сайланды.
1991 елның 29 ноябрендә ТРның Дәүләт флагы кабул ителде.
1992 елның 7 февралендә ТРның Дәүләт гербы кабул ителде.
1992 елның 21 мартында Татар-станның дәүләт статусы турында референдум үткәрелде.
1992 елның 6 ноябрендә республика Конституциясе кабул ителде.
1993 елның 14 июлендә ТРның Дәү-ләт гимны кабул ителде. Болардан
тыш, Россия Хөкүмәте белән үзара багланышлар турында килешүләр дә (шартнамәләр) төзелде.
Ике дәүләт теле турындагы канунны үтәү өчен чаралар күрелә башлады. Бу әле башкарылган эшләрнең иң әһәмиятлеләре генә, калганнарын санап чыгу өчен бик күп вакыт кирәк булыр иде...
Соңгы вакытта матбугатта күренгәнчә, республикабыз төрле яктан: икътисад, сәнәгать, мәдәният һ.б.лардан алдынгы, әйдәп баручы республика булып санала. Монда безнең "кара алтын" табыла торган төбәктә яшәвебез дә, уңдырышлы җиребездә тырыш хезмәт куюыбыз да зур роль уйный, әлбәттә. Шунысын да истән чыгармаска кирәк, җитәкчеләребез дә менә шул тырыш кешеләр арасыннан сайланып куелган затлар ич.
"Татар акылы төштән соң", - дигән әйтем бар. "Соң булса да, уң булсын", - дигәнен дә беләбез. Аннан соң: "Ат үлсә - ит, арба ватылса - утын", - дигәне
бүгенге көнгә туры килми инде. Ник дигәндә, Аллага шөкер, хәзер Ислам дине нигезендә, халыкка хәләл азык җитештерелә башлады, ә утын урынына, күп очракта, газ кулланабыз. Әлеге сүзләрне уены-чыны бергә дип кабул иткән очракта да, милләтебезнең зирәклеге, көче күренә бит аларда. Менә шуңа күрә бай тарихлы, мәдәниятле, хезмәт сөючән халкыбыз ничек инде Президентсыз калырга тиеш булсын?!
Үткәнебезне белгән хәлдә, хәзерге казанышларыбызны истә тотып, безнең Татарстаныбызга һич кенә дә артка чигенү килешмәс. Татарстан Президентлы булырга тиеш, ә калган төбәкләр үзләре теләгәнчә яши бирсеннәр, анысы аларның эше.
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА.
Бөгелмә шәһәре.