Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Петровка авыл мәдәният йортында “Уйнагыз, гармуннар!” дип исемләнгән бәйрәм үтте

Уйнагыз, гармуннар! Гармун Россиядә бар халыкларның да иң яраткан уен коралы ул. Кайгыда да, сөенечтә дә аның тавышы күңелләргә юаныч, шатлык бирә. Петровка авыл мәдәният йортында Бөгелмә районының мәдәни брендлары" иҗади проектын гамәлгә ашыру кысаларында узган "Уйнагыз, гармуннар!" ("Играй, гармонь!") дип исемләнгән район бәйрәмендә әлеге халык уен коралы төп "каһарман"...

Уйнагыз, гармуннар!

Гармун Россиядә бар халыкларның да иң яраткан уен коралы ул. Кайгыда да, сөенечтә дә аның тавышы күңелләргә юаныч, шатлык бирә. Петровка авыл мәдәният йортында Бөгелмә районының мәдәни брендлары" иҗади проектын гамәлгә ашыру кысаларында узган "Уйнагыз, гармуннар!" ("Играй, гармонь!") дип исемләнгән район бәйрәмендә әлеге халык уен коралы төп "каһарман" булып торды.

Мәдәният йортыннан иртән үк агыла башлаган дәртле көйләр халыкны көн дәвамында бәйрәмгә чакырып торды. Фойеда Акбаш, Зелёная Роща, Ключи, Петровка авыл мәдәният йортлары түгәрәкләрендә шөгыльләнүче осталарның кул эшләнмәләреннән күргәзмә-сату оештырылган иде. Ә тагын кичәгә килүчеләр күп төрле баян, гармуннар коллекциясен карап хозурландылар, махсус әзерләнгән урында матур итеп фотосурәткә төштеләр.

Тамаша залында, бәйрәмне ачып җибәргәндә, Петровка авыл җирлеге башлыгы Р. Ибраһимов һәркемгә иминлек, күңел күтәренкелеге, якты тәэсир-кичерешләргә баеп китүләрен теләде.

Мәдәният йорты сәхнәсенә Бөгелмә районының төрледән-төрле коллективлары бер-бер артлы күтәрелә тордылар. Алар арасында тамашачылар мәхәббәтен күптән яулаган "Завалинка" вокаль төркеме (Зелёная Роща), "Русские узоры" хор коллективы (Петровка), "Околица" халык вокаль ансамбле (Кече Бөгелмә), "Сокольская курчаночка" халык вокаль ансамбле (Соколка), вокаль дуэт (Наратлы) та бар иде. Моннан тыш, тамашачыларны аерым чыгышлары белән И. Нуриев (Яңа Александровка), З. Романова (Наратлы), Ф.Воронин, С. Старостин, В.Стройкин да (Петровка) шатландырдылар. А. Савинаның очып-очып биюе дә һичберәүне битараф калдырмады.

Шаян такмаклар, сузып җырланган моңлы көләр, сәхнәләштерелгән тамаша - барысы да бәйрәмнең бизәге булдылар.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Петровка авыл мәдәният йорты мөдире О. Конычева белән аккомпаниатор А. Стройкина бәйрәмне бик матур оештырган өчен Петровка авыл җирлеге башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Авыл җирлеге башлыгы тырышлыгы белән оештырылган чәй мәҗлесе чараның күңелле йомгаклау өлеше булып торды.

- Чараны оештыруда һәм югары дәрәҗәдә уздыруда актив катнашкан Петровка авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Ибраһимовка, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Флюр Ибраһимовка, безнең белән тыгыз хезмәттәшлек иткәннәре һәм олы ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез, - ди мәдәният әһелләре, чараны оештыручылар.

Е. ӘБДЕЛМАНОВА.

"Үзәкләштерелгән район клублары системасы" МБУ мктодисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса