Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Пенсионерларга бер тапкыр 5000 сум түләү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән

Шул хактагы карар Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күргән. Россия Дәүләт Думасына пенсионерларга бер тапкыр түләү турында закон проекты кертелгән. Шул хактагы карар Россия Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күрде. "Закон проектында 2017 елның гыйнварында Россия территориясендә даими яшәгән һәм 2016 елның 31 декабренә Россия Пенсия фондыннан пенсия алган затларга...

Шул хактагы карар Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күргән.

Россия Дәүләт Думасына пенсионерларга бер тапкыр түләү турында закон проекты кертелгән. Шул хактагы карар Россия Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күрде.

"Закон проектында 2017 елның гыйнварында Россия территориясендә даими яшәгән һәм 2016 елның 31 декабренә Россия Пенсия фондыннан пенсия алган затларга 5 мең сум күләмендә акча түләү каралган", - диелгән карарда.

Бер тапкыр түләү тәртибе Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан куела дип билгеләп үтелгән. Бу чарага каралган чыгымнар 221,7 млрд сум тәшкил итә.

Элегрәк Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләү өчен 221 млрд сумнан артык акча бүленеп биреләчәк дип белдергән иде.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса