Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

"Ноябрь" турында язма

Безнең эрага кадәр IV гасырда борынгы Мисырның төп халкы бу айны "эпифи" дип атаган. Хәзерге кебек үк, алар өчен дә ул унберенче ай булып исәпләнгән. Ә борынгы римлылар аны "ноуесетбер", ягъни тугызынчы ай дип атаган. "Ноябрь" атамасы латинча "новем" (тугыз) дигән сүздән алынган, элек ул кыш ае булып йөргән. Борынгы...

Безнең эрага кадәр IV гасырда борынгы Мисырның төп халкы бу айны "эпифи" дип атаган. Хәзерге кебек үк, алар өчен дә ул унберенче ай булып исәпләнгән.
Ә борынгы римлылар аны "ноуесетбер", ягъни тугызынчы ай дип атаган. "Ноябрь" атамасы латинча "новем" (тугыз) дигән сүздән алынган, элек ул кыш ае булып йөргән. Борынгы Русьта да ул тәүдә тугызынчы ай булган. Ә XV гасырдан 1700 елга кадәр өченче ай булып торган һәм "грудень", ягъни "кантар" исеме белән йөртелгән. "Кантар" - димәк, туфрак кәсләнүе, боз кантары. Аны "боз ае" дип тә йөрткәннәр.
Халкыбызның борынгы календаренда "келәү" ае 21 ноябрьгә кадәр дәвам итә, ә 22 ноябрьдән "буш" ай башлана. Чыннан да, бу ай башына кыр эшләре генә түгел, мал-туар белән бәйле мәшәкатьләр дә шактый кими.
Борынгы төрки календаре буенча ноябрь аеның төп өлеше Кояшның Чаян йолдызлыгында чагына туры килә. Ул 21енә кадәр дәвам итә. Аннары Укчы йолдызлыгына керәбез.

Клара Усманова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса