Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Мошенниклар акча эшли

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан кисәтүләр булып торуга да карамастан, мошенниклар тозагына эләгүчеләр кимеми. Республика халкы һаман да телефоннан шылтыратып, туганнарыгыз юл-транспорт вакыйгасында гаепле диюче аферистларга ышанудан туктамый.

Узган ял көннәрендә, мәсәлән, Чаллы шәһәрендә яшәүче пенсионер да шул ятьмәгә эләгә. Иртәнге сәгать 9лар тирәсендә билгесез кеше, өй телефонына шылтыратып, улының юл-транспорт вакыйгасында гаепле булуын хәбәр итә һәм шунда ук билгеле бер суммада бүләкләүләр булса, җинаять җаваплылыгыннан йолып алып калырга мөмкин булуын әйтә. Билгеле инде, пенсионер хатын-кыз-курьерга 25 мең сум акчасын биреп җибәрә. Бары тик шуннан соң гына ул улына шылтырата һәм аның белән бернинди дә бәхетсезлек очрагы булмавын белә.
Полиция бүлегендә ул курьер хатын-кызның тышкы билгеләрен әйтеп бирә. Бүгенге көндә мошенникның шәхесен ачыклау өстендә эш алып барыла.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе (мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылды. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат исегезгә төшерә: таныш булмаган кешеләргә, хәтта алар социаль хезмәт, полиция, торак-коммуналь хезмәте вәкилләре булып сөйләшсәләр дә, бик ышанмагыз, сак булыгыз.
Чит кешеләргә, аеруча берүзегез булганда, фатир һәм йорт ишекләрен ачмагыз. Алар әйткән оешмага шылтыратып, андый кешеләр килергә тиешме
икәнен белешегез.Кем исеменнән эшләүләрен белешеп, аларның туганнары белән элемтәгә керегез. Учреждение булса, шул оешмага шылтыратырга кирәк. Чит кеше берәр гозер белән мөрәҗәгать иткән икән, ул турыда күршеләрегез, хезмәттәшләрегез белән киңәшләшегез.
Беркайчан таныш булмаган телефон номерларына акча сала күрмәгез, алар - барлык очракларда да мошенниклар. Һич кичекмәстән "02" телефоны аша
полициягә шылтыратыгыз.
Кыйммәтле әйберләрне арзан бәядән тәкъдим итсәләр дә, ышанырга ашыкмагыз. Андый чакта шулай ук йокларга кертүне сорасалар, күршеләрегезгә, ту-
ганнарыгызга хәбәр итегез. Паспортларын сорап алып, мәгълүматларын истә калдырыгыз.
Күп очракта мошенниклар үзләрен социаль хезмәт, полиция, торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләре, банк хезмәткәре итеп күрсәтәләр. Мошенниклар кармагына аеруча өлкән яшьтәге пенсионерлар һәм тиз ышанучан яшүсмерләр эләгә. Өлкәннәр күп очракта килеп туган вәзгыятьне аңлап бетермәскә мөмкин, шуңа күрә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы аларның балаларына һәм оныкларына мөрәҗәгать итеп, ата-аналарга мөмкин кадәр еш шылтыратып, хәлләрен белешеп, мошенниклардан сак булырга кирәклеген кисәтеп торырга киңәш итә.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр
министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса