Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Миңнеханов Гайдар форумында: Төбәкләрдә эш нәтиҗәлелеген арттыру мотивациясе булырга тиеш

Рөстәм Миңнеханов федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы вәкаләтләрне җайга салуга коррективалар кертмәскә тәкъдим итте. (Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IX Гайдар форумы кысаларында «Дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге көзгесе буларак, бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге» темасына ачык диалогта катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде. Фикер алышулар барышында экспертлар...

Рөстәм Миңнеханов федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы вәкаләтләрне җайга салуга коррективалар кертмәскә тәкъдим итте.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IX Гайдар форумы кысаларында «Дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге көзгесе буларак, бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге» темасына ачык диалогта катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.

Фикер алышулар барышында экспертлар дәүләт идарәсе системасының эшләвенә карата үз кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Аерым алганда, дәүләт хезмәткәре эшчәнлегенә һәм аны матди кызыксындыру системасын алмаштыру зарурлыгына карата фикер уртаклаштылар.

РФ финанс министры Антон Силуанов фикеренчә, дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге ике нигезгә корыла. Беренчесе - функциональ нәтиҗәлелек (максат кую), ә икенчесе - гамәлләр нәтиҗәлелеге (бурычларны гамәлгә ашыру эшчәнлеге).

Чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы вәкаләтләрне җайга салуга коррективалар кертмәскә тәкъдим итте. «Минем үтнечем - биш ел бернәрсәгә дә кагылмагыз. Куйгансыз икән максатны - әйдәгез, эшлик. Һәм мин күпме керем эшләгәнбезне аңлаячакмын», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, үткән ел федераль кануннарга үзгәрешләр кертелде, шулар нәтиҗәсендә табышка салым кертү нормативының 1проценты федераль бюджетка тапшырылды. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, илнең алдынгы субъектларына яхшы эшләгәннәре өчен хуплау рәвешендә билгеле бер сумма күчерделәр.

«Аңлашыла, һәркемнең үз мәнфәгате. Антон Силуанов урынында мин дә шулай эшләр идем. Мин дә Татарстан финанс министры булып эшләдем, шуңа аның хәлен аңлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, предприятиеләрнең үсеше өчен, эш урыннары булдыру, эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен мотивация булырга тиеш.

Тапшырылган вәкаләтләр кысаларында төбәкләрнең эшенә килгәндә исә, Татарстан Президенты аларга күбрәк ышанырга өндәде. «Мәскәүдән торып, шундый зур илгә идарә итүе кыен. Сезнең төбәкләрегез бар. Әгәр теге яисә бу субъект җитәкчесе куелган бурычларны хәл итүгә туры килми икән, алмаштырыгыз аны», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/16/156167/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса