Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Менә шундый җәй. Рәхәт җәй!

Һиндыба чәчкә аткан!

Бу инде җәй уртасына якынлашты, көннәрнең иң кызу чорлары җитте дигән сүз. Җәйнең дә җәе җитлеккән мизгел. Көннәр озын булса да, вакытның кыска, авылдамы-шәһәрдәме, һәр гаиләдә ел фасылының нәкъ шушы чорында гына эшләнеп калынырга тиешле эшнең-мәшәкатьнең хәттин ашкан чагы...

Ә шулай да җәен барыбер рәхәт, бик рәхәт. Чәчәкләре-яшеллекләре күзләрне иркәли, күңелгә үзе бер шифа булып ягыла.

Узган җәйдә, шулай бар үсемлек-гөлләр гөрләп шау чәчәктә утырган, җиләкләр пешеп килгән бер көндә, балалар белән табигать кочагына чыккан идек. Узган ел, хәтерләсәгез, яңгырлар мул булып, бар үсемлек күкрәп үскән иде бит. Болында билдән биеклектәге яшел йомшак үлән, аллы-гөлле чәчәкләр арасында тузганак мамыкларын, күбәләкләр куып арыгач, 5 яшь ярымлык оныгым Мәрьям, утраучык булып балкып утырган тукранбашлар арасына кереп чумды да: “Менә шундый җәй. Рәхәт җәй!” – дип куйды. Шуннан бирле җәйнең күзләрне иркәләгән бер-бер матурлыгын, күңелемә хуш килә торган мизгелен тотып алсам, ирексездән Мәрьямемнең сүзләре искә төшә: “Менә шундый җәй! Рәхәт җәй!”.  

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса