Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Үлән – дәва, үлән – үлем?!

Май аеннан башлап, Россиянең барлык төбәкләрендә "Мәк-2012" дип атала торган киң масштаблы оператив-профилактик чара үткәрелә. Операциянең максаты - составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр үсә, яисә махсус үстерелә торган урыннарны ачыклау, аларны юк итү, үсемлекләрдән әзерләнгән наркотикларны яшерен базарга кертмәү, афәт чыганагы саналган матдәләрне ясау, саклау, сатуга бәйле җинаятьләргә юл куймау.

Ә.ШӘВӘЛИЕВА тәфсирендә.

Яз җитүгә, наркополицейскийларның мәшәкате тагын да арта төшә: урманда, басуда, я бакчаларда составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр үсә башлый. Кыргый үсемлекләр - бер хәл, ә менә наркотик кулланучылар, аны сату белән шөгыльләнүчеләр андый үсемлекләрне махсус та үстерәләр. Үләнне төреп тарту сәламәтлеккә бер зыян да салмый дип уйлаучылар бик нык ялгышалар. Наркотикка бер хирыслашкан кеше тормыштан ямь тапмый башлый, аңа өстәмә доза котылгысыз төстә һәрдаим кирәк була. Андыйларны инде тормышта берни дә кызыксындырмый, алар җан асраучыга әверелеп калалар. Үләннән соң (әйтик, шул ук марихуаннан) кеше, кагыйдә буларак, наркотикларга нык күнегә, башка төрләрен кабул итүгә күчә. Алары инде, мәгълүм булганча, еш кына үлемгә китерә.

Афәткә юл куймас өчен республикабызның Эчке эшләр, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, Татарстан таможнясы, "Россельхознадзор" оешмасы, Федераль Куркынычсызлык хезмәте һәм хәрби комиссариат ел саен "Мәк" дип исемләнгән оператив-профилактик чара уздыралар. Наркотиклар үстерүгә каршы көрәштә шәһәр-район хакимиятләре башлыклары, авыл хуҗалыклары кооперативлары, фермер хуҗалыклары да катнаша.
"Мәк" - гаять нәтиҗәле чара, узган елгы тәҗрибәләр шуны күрсәтә. Үткән ел республика территориясендә хокук саклау органнары үсемлекләрдән ясалган 546 килограмм наркотик чара җыеп юк иттеләр (355 кило - мәк саламы, 135 кило - марихуан). Шулай ук үсемлекләрдән ясалган наркотиклар әйләнешенә бәйле 1,5 мең җинаять теркәлгән. Операция барышында шундый үсемлекләр үстерелә торган 287 чыганак (барлыгы - 10 гектар мәйдан)
юк ителде.

Башка регионнардан республикабызга наркотиклар килү юлларын ябу да наркополицейскийларның вазифасына керә. Әйтик, шушы ук "Мәк" операциясе барышында Әлмәт шәһәрендә Үзбәкстаннан кондитерлык максатларында кулланыла торган мәк белән сәүдә итү битлеге астында мәк саламы сатып яткан алты кешелек җинаятьчел төркем тоткарланды. Алардан 55 килограмм салам алынды, аларның башка вакытта да республикабызга наркотиклар китерү каналы булып торганлыклары ачыкланды, эшчәнлекләре туктатылды.

Наркоконтроль хезмәткәрләре бакча участокларыгызда нинди үсемлекләр үсүе белән кызыксынып торырга киңәш итә: кемнеңдер мәк, яисә киндер кебек наркотик-үсемлек чәчеп куйган булуы бик ихтимал. Андый очракта, үсемлекләрне тиз арада юк итегез, хокук саклау органнарына хәбәр бирегез. Шул вакытта гына үзегезнең иминлеккә куркыныч янамас, тагын кемнедер акрын үлемнән саклап калырсыз.

Үстерү тыелган наркотиклы культураларны үстерүче дә, аны белгән аркылы юк итмәгән кеше дә закон нигезендә җавап тоталар. РФ Җинаять кодексының 231 нче маддәсендә 10 төптән артык мәк, яисә 20 төптән артык киндер үстергән өчен 300 мең сумга кадәр, яисә ике еллык кереме күләмендә штраф түләтү, яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ә инде бу эш берничә кеше тарафыннан, яисә аерата зур күләмдә башкарылган икән, иректән мәхрүм итү - 3 елдан 8 елга кадәр. Законны белмәү җинаятьчене җаваплылыктан коткарып кала алмый.

Район башлыкларына, авыл хуҗалыклары җитәкчеләренә, фермерларга бу көрәштә аерым урын бирелә. Алар үз кул астындагы биләмәләрдә кемдер чәчеп үстергән, яисә кыргый мәк-киндер җирләрен ачыкларга һәм тиешле органнарга кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш. Бу таләпләр үтәлмәгәндә, закон нигезендә административ җавап тоталар. Штраф гади гражданнарга - 15-20, җитәкче затларга - 30-40, юридик затларга 300-400 минималь хезмәт хакы күләмендә салынырга мөмкин.

Хөрмәтле гражданнар! Бакча җирләрегездә уяу һәм игътибарлы булыгыз: мәк, яисә киндер үскән, шулай ук наркоманнар җыела, психотроп мат-
дәләр, наркотиклар куллана, сата торган җирләрне беләсез икән, наркоконтрольнең ышаныч телефонына шылтыратыгыз: 4-22-50.
Конфиденциальлек гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса