Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Линар Закиров шәһәрне кардан чистарту эшен көчәйтүне таләп итте

Татарстан синоптиклары 18 - 22 февральдә һава шартларының кискен начараюы турында хәбәр итте. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, кар явуы, юеш кар, кайбер районнарда томан төшүе көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров оператив киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шәһәрне кардан чистарту эшләренең барышы турында сөйләштеләр. Очрашуда аның урынбасарлары,...

Татарстан синоптиклары 18 - 22 февральдә һава шартларының кискен начараюы турында хәбәр итте. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, кар явуы, юеш кар, кайбер районнарда томан төшүе көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров оператив киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шәһәрне кардан чистарту эшләренең барышы турында сөйләштеләр. Очрашуда аның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, торак-коммуналь хуҗалык департаменты һәм "Чиста шәһәр" ҖЧҖ җитәкчесе катнашты.
Линар Закиров урынбасарларына, районның Башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллинга һәм шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Конковка шәһәрне кардан чистарту эшен тизләтергә кушты, шәхси җаваплылыкны аларга йөкләде. Җитәкче сүзләре буенча, юлларны кардан чистартуга тиз арада барлык шәһәр учреждениеләрен һәм предприятиеләрен җәлеп итәргә кирәк.
"Юлларда гына түгел, ә җәяүлеләр юлы, шулай ук, ишегалды эчендәге территорияләрдә дә чиста булырга тиеш. Транспорт авыр уза торган урыннарга аерым игътибар бирергә кирәк", - дип билгеләп үтте Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса