Кызу чак
Янгын сүндерүчеләр өчен гыйнвар ае бәйрәмнәре чын мәгънәсендә кызу чак булган. 64 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Юрий Костин үз чыгышында төгәл саннарга тукталып китте. 31 декабрьдән 8 гыйнвар аралыгында 6 янгын чыгу очрагы теркәлгән, ике кеше һәлак булган (берсе - үз фатирында, берсе - мунчасында) , берәү тән җәрәхәте...
Янгын сүндерүчеләр өчен гыйнвар ае бәйрәмнәре чын мәгънәсендә кызу чак булган. 64 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Юрий Костин үз чыгышында төгәл саннарга тукталып китте.
31 декабрьдән 8 гыйнвар аралыгында 6 янгын чыгу очрагы теркәлгән, ике кеше һәлак булган (берсе - үз фатирында, берсе - мунчасында) , берәү тән җәрәхәте алган. Ут афәтенең барысыңда да бер сәбәп - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа