Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Күрәлмау вәхшилеккә сәбәп түгел

Бөгелмәдә, каршылык күрсәтә алмаганын белгән хәлдә, үлемгә сәбәп булырлык дәрәҗәдә итеп, кешенең сәламәтлегенә зур зыян китерүдә гаепләнүче 46 яшьлек иргә хөкем карары чыгарылды. - Бөгелмә шәһәр прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе, 4 нче өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган Илһам Кәримовны дәүләт гаепләвен яклап чыкты, - дип...

Бөгелмәдә, каршылык күрсәтә алмаганын белгән хәлдә, үлемгә сәбәп булырлык дәрәҗәдә итеп, кешенең сәламәтлегенә зур зыян китерүдә гаепләнүче 46 яшьлек иргә хөкем карары чыгарылды.
- Бөгелмә шәһәр прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе, 4 нче өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган Илһам Кәримовны дәүләт гаепләвен яклап чыкты, - дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәткәре Диана Юнысова.
2016 елның 20 октябрендә исерек хәлдәге ир-егет, үз карамагында булган өлкән яшьтәге карчыкны күрәлмау дәрәҗәсендә кызып, аяк-кулларына, башына суга, типкәләп ташлый. Ир кешенең вәхшилеге нәтиҗәсендә, башына зыян килү сәбәпле, имгәнүдән баш мие җилсенеп, әби дөнья куя.
Хөкем ителүче ир судта үз гаебен өлешчә таныды.
Хөкемдарлар аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Бу вакытны ул кырыс режимлы төзәтү колониясендә уздырачак.
Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса