Күпкырлы Россиядә безнең дә үз урыныбыз бар
Күп төрле төсләр, ул төсләрнең дә күп төрле төсмерләре белән кояш нурында җемелдәүче калейдоскопны беләсез бит? Вак кына пыяла кыйпылчыклары, бер-берсе белән ярашып-дуслашып, янәшәсендәгесе белән уртак аерым бер төс барлыкка китереп, күз явын алырдай булып кабатланмас бизәкләр ясый. Милләтләр бердәмлеге, дуслыгы да нәкъ шул төсләр балкышы манзарасы инде ул. Һәм...
Күп төрле төсләр, ул төсләрнең дә күп төрле төсмерләре белән кояш нурында җемелдәүче калейдоскопны беләсез бит? Вак кына пыяла кыйпылчыклары, бер-берсе белән ярашып-дуслашып, янәшәсендәгесе белән уртак аерым бер төс барлыкка китереп, күз явын алырдай булып кабатланмас бизәкләр ясый.
Милләтләр бердәмлеге, дуслыгы да нәкъ шул төсләр балкышы манзарасы инде ул. Һәм шул матурлыкны, бердәмлекне каләм илә сурәтләп бирү - аерым осталык таләп итә торган гамәл. Казан шәһәрендә әнә шундый осталарны - каләм осталары журналистларны бүләкләү танатанасы булды. "Күпкырлы Россия" - "Многоликая Россия" Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсы быел тугызынчы мәртәбә оештырылды. Аның йомгаклау турына республикабыз матбугат чаралары җитәкчеләре генә түгел, илебезнең башка төбәкләреннән дә журналистлар чакырулы иде. РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет вәкиле, журналист Максим Шевченко үзенең коллегаларына мастер-класс үткәрде. Ул милләтара һәм динара темаларны матбугат чараларында яктыртуның актуальлеген билгеләп үтте, һәм бу мәсьәләгә карата үзенең шәхси фикерен җиткерде.
- Милләт булып оешкан, формалашкан катлам - ул дәүләткә шартлар куя алырдай һәм куя торган катлам, - диде ул.
Һәм бу нисбәттән күптән түгел Төркиядә булып узган милли-сәяси күтәрелешне мисалга китерде. әгәр халык берйөрәкле булып бердәмлек күрсәтә икән, димәк, гомер иткән ил халык өчен кадерле, халыкка кирәк. Бу - аларның күңел халәте, ә ил башлыгы боерыгы түгел. Очрашу барышында шулай ук россия Президенты Владимир Путиннын Россия нациясе - Россия милләте булдыру турындагы идеясенә карата да фикер алышу булды.
- Россиянең һәр регионы - ул уникаль халык. Әгәр аерым татар теленә тукталсак - ул бүгенге көндә тарихи яктан үскән һәм формалашкан тел булып тора. Үзенең актуальлеген хәзерге көндә дә югалтмаган бик күп технологик, фәлсәфи һәм тарихи хезмәтләр бар, - диде журналист.
Ә Мәскәү белән Казан арасындагы үзара килешүне ул федерализм фундаменты дип атады. Россия нациясе идеясенең максаты әле бүгенге көндә дә ачык кала бирә. Тик, ни генә булмасын, илебезнең бербөтен үәм күпкырлы булып калуын теләсәк, халыкның мәдәни приоритетын яклый торган закон кирәклеге көн кадагына килеп баса.
Якутиянең Саха шәһәреннән килгән балалар журналы журналисты, басма матбугатка тираж һәм халыкның кызыксынуы кимүенә борчылып, бу нисбәттән Максим Шевченкодан әзме-күпме фаразлар бирүен сорады.
- Мондый әйберләрне мәҗбүри саклап булмый. Электрон мәгълүмат чаралары популярлык казана икән, берничә газетаны, берничә журналны һәм берничә китапты менә шушы телефон үз эченә кертә ала икән. Димәк, матбугат та шул юнәлештә эшләргә тиеш. Ләкин шунысын да онытмыйк, балалар журналын кеше мәгълүмат өчен генә түгел, ә эстетик ләззәт, бизәлеш өчен дә укый, - диде Максим Леонардович.
Димәк һәр матбугат чарасына үз "фишка"сын булдырып, шуннан файдалана белергә кирәк. Ә газеталарның тулысынча электронлашуы - анысы бәхәсле мәсьәлә. Әлбәттә, бармак белән кагылуга ялт итеп әле тегесе, әле монысы бер-бер артлы чыгып кына торганда кәгазь актаруның хажәте юк кебек. Ләкин бу этапны Европа илләре узды инде, һәм аларда бүгенге көндә басма мәгълүмат чыгуын дәвам итә, аларга кызыксыну сүнмәде. Монысы "иртәнге аш", монысы "төшке", ә монысы "кичке" дип журналистларның үз карашы белән газета битләренә урнаштырылган материаллар, ниндидер бер идеяне, күзаллауны чагылдырган верстка - болар берсе дә планшет-телефоннарга керми.
"Күпкырлы Россия" конкурсында да электрон матбугат чаралары аерым махсус номинациядә күсәтелгән иде, ә барлыгы алты номинациядә жиңүчеләр билгеләнде. Ә быелгы конкурс исә зур әзерлек, югары дәрәжә белән узды. Барлыгы 52 регионнан материаллар кабул ителгән, узган ел белән чагыштырганда бу өч мәртәбә күбрәк. Басма мәгълүмат чараларыннан гына да 1200 дән артык хезмәт тупланмасы килгән. Алгарыш җиле нәрсә китерер - анысын киләчәк күрсәтер, ә бүген исә журналистлар, үз каләмнәренә, микрофон-объективларына тугры калып, төрледән-төрле кыйпылчыклардан мозаика ясавын дәвам итәләр.
Гөлчәчәк Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа