Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Коръәнне яттан белүчеләр республикакүләм конкурсы узачак

Җиңүчеләргә хаҗга юллама тапшырылачак. Җиңүчеләр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасыннан сайлап алыначак. (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 22 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Коръән хафизлар арасында республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе уздыра. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, катнашу өчен хатын-кызлар да чакырыла. Алар "Әниләр" мәчетендә Коръән...

Җиңүчеләргә хаҗга юллама тапшырылачак. Җиңүчеләр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасыннан сайлап алыначак.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 22 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Коръән хафизлар арасында республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе уздыра. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, катнашу өчен хатын-кызлар да чакырыла. Алар "Әниләр" мәчетендә Коръән укыячак. Әлеге конкурста республиканың казыят турларында җиңүчеләр катнашачак. Конкурста катнашу өчен һәр казыяттән ике-өч кеше кабул ителәчәк.

Казанның Галиев мәчетендә әлеге республикакүләм конкурсны оештыру буенча эшче төркем киңәшмә үткәрде. Утырышта катнашучылар 15 ноябрьгә хәтле Коръән укучылар конкурсын казыятләрдә оештырып бетерергә дигән карарга килде.

Катнашучыларны жюри өч критерий буенча бәяли: хәтере, тавышы һәм дөрес итеп укуы (тәҗвид).

Җиңүчеләргә хаҗга юллама тапшырылачак. Җиңүчеләр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасыннан сайлап алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса