Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Кодаш авылында "Аулак өй" узды

Инде газетабызда хәбәр иткәнчә, 28 октябрьдә Кодашта "Аулак өй" бәйрәме узды. Чара "Бөгелмә районының мәдәни брендлары" иҗади проекты кысаларында оештырылды. Аулак өй - татар, башкорт һәм удмурт халыкларының традицион горефләреннән берсе ул. Борынгы заманнарда, олылар кунакка киткәч, яшҗләр аулак өйгә кич утырырга җыела торган булганнар: кызлар бәйләм бәйләгән, чигү чиккән,...

Инде газетабызда хәбәр иткәнчә, 28 октябрьдә Кодашта "Аулак өй" бәйрәме узды. Чара "Бөгелмә районының мәдәни брендлары" иҗади проекты кысаларында оештырылды.

Аулак өй - татар, башкорт һәм удмурт халыкларының традицион горефләреннән берсе ул. Борынгы заманнарда, олылар кунакка киткәч, яшҗләр аулак өйгә кич утырырга җыела торган булганнар: кызлар бәйләм бәйләгән, чигү чиккән, ә егетләр чабата үргән, агачтан кирәк-яраклар кисеп ясый торган булганнар. Эшләрне төгәлләгәч, яшьләр бергәләп уеннар уйнашаннар, җырлар җырлаганнар, кыскасы, күңел ачканнар.

Кодаш авылы сәхнәсе дә ул көнне традицион татар йортына әверелде, ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кич утыруны сәхнәләштерелгән тамаша буларак тәкүдим иттеләр.

Кодаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары татар мәдәниятенең үзенчәлекле, кабатланмас булуына басым ясап, милли йола-традицияләрне саклауның мөһимлеге турында әйтеп узды. Тамашачыга бу кичтә "Йөзек салу", "Алма", "Күпер" кебек милли уеннар күрсәтелде. Клуб фойесында татар халкының көнкүреш предметларын күрергә була иде. Чара ахырында барлык теләүчеләрне табынга чакырдылар, милли ризыклардан авыз иттеләр.

Бәйрәм кунаклары милли мәдәният һәм традицияләр белән танышып кына калмыйча, әби-бабайларының яшь чагындагы мохитне дә күз алдына китерделәр.

Е. ӘБДЕЛМАНОВА,

үзәкләштерелгән район клублар системасы методисты.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса