Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Китәргәме икән, китмәскәме икән

Берничә ай элек тормыш сайлавы алдында калдым: "Китәргәме, китмәскәме икән?" Мине бик яхшы беләгән кешеләр: "Ике дә уйлама, әйберләреңне җый да кит,"- дип, мине кудылар. Бәлки, киткән булыр идем. Әйберләрне дә чемоданга тутырып куйдым.Утырдым да... елап җибәрдем... Гомеремне бирдем бит, бик нык яраттым, киткән саен сагынып кайттым... Хисләр "бунт" күтәрде....

Берничә ай элек тормыш сайлавы алдында калдым: "Китәргәме, китмәскәме икән?" Мине бик яхшы беләгән кешеләр: "Ике дә уйлама, әйберләреңне җый да кит,"- дип, мине кудылар. Бәлки, киткән булыр идем. Әйберләрне дә чемоданга тутырып куйдым.Утырдым да... елап җибәрдем... Гомеремне бирдем бит, бик нык яраттым, киткән саен сагынып кайттым... Хисләр "бунт" күтәрде. Ярату өстенлек алды! Китәргә аягым тартмады. Сүземнең төбенә төшендегезме? Туган шәһәрем хакында әйтүем.

Бәлки... шулай да... Юк-юк та әлеге сүзләр тынгысыз башыма әйләнеп кайта. Сагынырмын, чит җирдә югалып калырмын кебек! Курку алдында акланам! "Яратам" дигән сүзләр белән үз-үземне алдыйм-юанам. Ә бит бу бары хисләр алгоритмы: кызыксыну- ярату- күнегү.

Шунда туган булсам да, үсүем башка җирдә булгач, Бөгелмәне кабат бик авыр кабул иттем. Якыннан аның белән 90нчы елларда таныштым. Күзәттем, кызыксындым, ошаттым. Дуслашырмын дип, калдым. Дуслык хисләре яратуга әверелде. Бөгелмәнең яшеллегенә сокландым, киң урамнарын үз иттем, ярдәм кулы сузарга әзер халкы белән уртак тел таптым. Тора-бара боларның берсе дә күзгә күренмәс булды. Шуның кадәр күнектем ки Бөгелмәгә!

Минем кебекләр шәһәр тулы. Инерция буенча яшиләр: өй - эш - гаилә - балалар һәм кабат - эш. Бу чылбыр өзелмәсен генә! "Бөгелмә - пенсионерлар шәһәре" дип әйтсәләр дә, карыйсың, яшьләре дә күренгәли. Әйе, әйе, күренә түгел, ә күренгәли! Күбесе Бөгелмәдән "чыгып чапкан" бит.

"Хыянәтчеләр" дип, яла ягарга ашыкмыйм. Асылның төбендә - киләчәк. Бөгелмәдә старт алсалар да, күпчелеге зур шәһәрләрдә югарыга күтәрелгән. Перспективалы эш урыны, яхшы хезмәт хакы, фатир... Яшь белгечкә тагын нәрсә кирәк? Бөгелмәгә андыйларны аркан белән дә тартып кайтарып булмый. Хәтта шәһәр юлламасы буенча югары белем алучылар да, алларына куелган бурычка югарыдан "төкерделәр".

Язмышын бизмәнгә салып, тормыш белән сатулашмыйча, туган шәһәрдә калучылар белән горурланам! Яшиләр, эшлиләр, балалар үстерәләр бит. Аларга дип шәһәрне матурлыйлар, төзекләндерәләр - яшәү өчен уңай шартлар тудыралар. Тик Бөгелмәбез тыштан ялтырап, эчтән калтырый түгелме соң? Әле монда, әле тегендә "эштән кыскарттылар", "эш таба алмыйм", "хезмәт хакы түбән" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Шулай дип сугылып-бәргәләнеп йөрүчеләр туган шәһәрдә яшәү ямен таба алмый да инде. Китү ягын кайгырта башлый. Мин - шундыйларның берсе. Бәхетемне башка шәһәрләрдә сынап карамакчы булдым. "Күршенең сыеры сөтле була" дип әйтәләрме әле? Хак сүз! Бары шул шәһәр тормышы белән яши, халкы белән аралаша башлагач кына, биредә тормыш дәрәҗәсенең бары бер карышка югары булуын аңлап аласың.

Авырлыклар алдында куркып калган кеше сүзе бу дип, миңа каршы төшүчеләр табылыр. Тәнкыйтьне кабул итәм. Юктан гына башыма "китәргәме, китмәскәме икән?" дигән уйлар килмәс иде. Әйдә, яшьлек дәрте уйный торсын! Әлегә чит җирдә олтан булып яшәгәнче, Бөгелмәмдә солтан булыйм!

Алсу Мөкатдәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса