Кешеләрнең күпләп җыелып торган (яшәгән) урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бигрәк тә җентекләп үтәү зарур.
Кунакханәләрдә, тулай торакларда янгын очраклары өчен кешеләрне эвакуацияләү планы күренә торган җиргә элеп куелган булырга, ә яңа килүче кешеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырылырга тиеш. Чит ил гражданнарын да кабул итә торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турындагы мәгълүмат берничә телдә язып куела.
Кешеләр яшәү өчен билгеләнгән биналарда (кунакханә, тулай торак, интернат-мәктәпләр, картлар һәм инвалидлар йортлары, балалар йортларында)
саклагыч чаралары булмаган, җылы үткәрми торган материалдан аслыклары эшләнмәгән, янгын чыгу куркынычы тудыра торган электр ярдәмендә җылыту приборларыннан (су кайнаткыч, үтүк, электр плитәсе, электр чәйнекләре һ.б.) файдалану тыела.
Биналарда хезмәт күрсәтүче персонал янгын очраклары өчен сулыш юлларын саклый торган фильтрлау чаралары белән тәэмин ителергә һәм ул чаралар аларның эш урыннарында сакланырга тиеш.
Моннан тыш, 5 һәм аннан да күбрәк катлы биналарның һәрбер катында, 30 кешегә бер данә исәбеннән, хосусый коткару җайланмалары да булырга тиеш. Алар һәрбер кеше белә торган җиргә куела, тиешле тамгалар белән аңлатмасы, шул җайланмаларны беркетү мөмкин булган якындагы ике бүлмә номеры да күрсәтелгән була.
Андый биналарда эшләүчеләр янгын куркынычсызлыгы чараларыннан файдалану күнекмәләренә ия булырга, беренчел янгын сүндерү чараларын куллана алырга, янгын чыга калса, кешеләрне тәртип белән эвакуацияли белергә тиешләр.
Лилия ДӘҮЛӘТШИНА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.