Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Каршы ал, зур тормыш юлы!

Кызлар – матур күлмәкләрдән, егетләр костюм-пинжәкләрдән, кулларында – чәчәк бәйләмнәре...

26 июнь көнне Бөгелмә районы 11 сыйныф укучылары өчен мөһим вакыйгаларның берсе булып узды. Мәктәп партасы артында утырган кичәге укучылар өлгергәнлек аттестаты алды һәм, мәктәп бусагасын атлап, зур дөньяга чыгып китте.

 Бу көнне Бөгелмә шәһәре һәм районының 411 укучысы өчен чыгарылыш кичәсе узды. Елдан-ел катлаулана, таләпләр арта барган бердәм дәүләт имтиханнары тапшыргач, укучылар да, аларның әти-әниләре дә, ниһаять, тыныч сулап куя. Быел әлеге имтихан сынауларында 7 укучы 100 балл җыйган. Тарих фәненнән иң югары нәтиҗәгә ике укучы ирешкән. Алар 6нчы һәм 3нче урта мәктәптән. Биш бала рус теле кагыйдәләрен камил белүен дәлилләгән. 6нчы мәктәп һәм 2нче лицейдан икешәр, 1нче мәктәптән берәү.

Мәктәп елларын заяга уздырмыйча, тырышып укыган һәм гел яхшы билгеләр генә алган мәктәп укучылары чыгарылыш кичәсендә аерым билгеләп узылмый калганы юк. Быел район буенча 68 егет һәм кыз укудагы уңышлары өчен медальгә ия булды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән барлык чыгарылыш кичәләрендә дә район хакимияте вәкилләре катнашты. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау белән тәбрикләде һәм алдагы юлларында уңышлар теләде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары исә бу көнне укытучыларына рәхмәтләр белдерде, аларны чәчәккә күмде.

Алар яшь, амбициоз, киләчәккә зур планнар белән янып яши. Мәктәптә алган белемнәре алдагы юлларында аларга нигез булыр һәм куйган максатларына ирешергә булышлык итәр.

 

Оксана Гайсина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса