Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Иртәгәсе көн бүгеннән башлана

Россия Президентын сайлау дигәндә, нәкъ сайлау узасы көн генә түгел, ә аңа әзерлек чоры, кандидатларны теркәү, агитация үткәрү вакыты, сайлау комиссияләре һәм участокларын ачыклау, билгеләү һәм башкалар да күз алдында тотыла. Үзәк китапханәнең уку залында "Иртәгәсе көн бүгеннән башлана" дигән темага күргәзмә эшли башлады, анда сайлау алды этапларының барысы турында...

Россия Президентын сайлау дигәндә, нәкъ сайлау узасы көн генә түгел, ә аңа әзерлек чоры, кандидатларны теркәү, агитация үткәрү вакыты, сайлау комиссияләре һәм участокларын ачыклау, билгеләү һәм башкалар да күз алдында тотыла.

Үзәк китапханәнең уку залында "Иртәгәсе көн бүгеннән башлана" дигән темага күргәзмә эшли башлады, анда сайлау алды этапларының барысы турында да мәгълүматлар бирелә.

"Избирательное право России" ("Россиянең сайлау хокукы") - бу китапның авторы юридик фәннәр кандидаты А. Постников, әлеге өлкәдә әйдәп баручы белгеч. Китабында ул Россия Федерациясендәге сайлау законнарының хәзерге торышын һәм үсеш перспективаларын ачып бирә.

"Россия Федерациясендә гражданнарның сайлауга хокукларының төп гарантияләре турында Федераль Закон" - Россия Федерациясе гражданинының сайлаларда катнашу принциплары, кандидатларны тәкъдим итү, сайлау алды агитациясенә булган, тавыш бирү тәртибенә кагылышлы хокуклары һәм башкалар турында.

"Россия Федерациясенең физик мөмкинлекләре чикле гражданнарының сайлау хокукларын тәэмин итү" дигән брошюра, исеменнән үк күренгәнчә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә адреслана. Анда Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашучы РФ гражданнары булган инвалидларның хокуклары турында сөйләнелә.

Белгәнебезчә, Россия Федерациясе Президентын сайлау агымдагы елның 18 мартында узачак. РФ Конституциясенә ярашлы рәвештә, дәүләт башлыгы тигез шартларда турыдан-туры яшерен тавыш бирү юлы белән алты елга сайлана.

Светлана КЛЕЦОВА,

"Җирлекара үзәк китапханә" учреждениесе уку залының

әйдәп баручы белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1