Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Иртәгә шәһәр маршрут автобуслары халыкны ярминкәгә илтеп куячак

Иртәгә, 24 декабрьдә, иртәнге сәгать 8дән "Ленин урамы, 129" адресы буенча, "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә (Райпо базасы, элеккеге йомырка базасында) үтәчәк авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәсенә 2, 4, 8, 6, 1, 1А номерлы маршрут автобусларында барып җитеп булачак. Исегезгә төшерәбез, ярминкәдә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш районнарының алдынгы авыл хуҗалыклары, фермерлары, шәхси хуҗалыклар, азык-төлек...

Иртәгә, 24 декабрьдә, иртәнге сәгать 8дән "Ленин урамы, 129" адресы буенча, "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә (Райпо базасы, элеккеге йомырка базасында) үтәчәк авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәсенә 2, 4, 8, 6, 1, 1А номерлы маршрут автобусларында барып җитеп булачак.

Исегезгә төшерәбез, ярминкәдә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш районнарының алдынгы авыл хуҗалыклары, фермерлары, шәхси хуҗалыклар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре кулланучылар кооперацияләре катнашачак.

Ярминкә кысаларында халыкка ит, сөт, балык, яшелчә продукцияләре, урман күчтәнәчләре, кул эшләнмәләре һәм башка экологик чиста товарлар тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук анда чыршы һәм нарат, аларны бизәү әйберләре дә сатып алырга мөмкин булачак. Шәһәр үзешчән сәнгать коллективлары ярминкәгә килүчеләр өчен күңел ачу программасы тәкъдим итәчәк.

Волонтёрлар өлкән яшьтәгеләргә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә сатып алган әйберләрен өйләренә кайтарып бирергә ярдәм итәчәк.

Барыгызны да бәйрәм ярминкәсенә чакырабыз!

Элемтә өчен телефон: 8 (85594) 4-65-14.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса