Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Инспекторлар – чәчәк белән

Халыкара Хатын-кызлар бәйрәме көнне Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге полицейскийлары, “Русское радио – Бугульма” белән берлектә, “Автоледига – чәчәкләр” дигән акция үткәрделәр.

 Билгеле ки, бу көнне алар руль артындагы гүзәл затларны тәбрикләделәр. Чара шәһәребезнең хәрәкәт бик актив булган җанлы урамнарының берсендә узды. ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын-кызлар идарә иткән машиналарны туктаттылар, аннары полицейскийла, турыдан-туры эфирда булган радио хезмәткәрләре белән берлектә, рульдәге һәм пассажир булып баручы ханым-туташларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Шул ук вакытта юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген дә искә төшерергә онытмадылар. Әлбәттә, гадәти булмаган бу вакыйга бик күпләрнең кәефен күтәрде.

Ә бу вакытта эчке эшләр бүлеге ветераннар оешмасы рәисе Владимир Паршин и шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы  Ленар Әхмәтҗанов хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең толларын бәйрәм белән тәбрикләделәр. Ханымнарга ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр теләп, бүләкләр тапшырдылар.

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса