Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Ил төкерсә, күл булыр

Җомга көнне шәһәребезнең Техника йорты каршындагы мәйданында Амур өлкәсендә су басудан каза күргәннәргә ярдәм итү өчен кирәк-яраклар җыю оештырылды.

Марина КОЛЕСНИКОВА.
Автор фотосы.

Россия Хатын-кызлар союзының Татарстан бүлеге оештырган әлеге акциядә бөгелмәләр бик актив катнашты. Иртәнге сәгать 11дән башлап, бирегә - махсус куелган җыю пунктына җылы киемнәр, аяк киемнәре, урын-җир әйберләре, чиста су, мәктәп кирәк-яраклары, азык-төлек (бәрәңге, яшелчәләр һ.б.) күтәргән кешеләр агыла башлады. Биредә аларны "Яшь гвардияче"ләр каршы алды (рәсемдә).
Ике сәгать эчендә алтмыштан артык физик һәм юридик зат, булдыра алганча, ярдәм кулы сузды. Алар арасында шәһәр Советы депутатлары, "БЭНЗ", "БКХП № 1", Пенсия фонды бүлеге, "Горгаз", "Дорремстрой", балалар хастаханәсе коллективлары, мәгариф оешмалары вәкилләре, аерым гаиләләр дә бар иде. Шундыйлардан, мәсәлән, Наталья һәм Геннадий Куркиннар җылы киемнәр, урын-җир-ятак әйберләре күтәреп килгәннәр...
Әйберләр җыю кичке 6га кадәр дәвам итте. Акциядә барлыгы 143 кеше (оешмалар, аерым кешеләр) катнашты. Акчалата 20 мең сум ярдәм керде. Әйберләрдән: кием-салымнар - 342 пакет; 4 пакет азык-төлек һәм 160 кило карабодай, 30 кило солы (геркулес) ярмалары, 1 капчык бәрәңге, 1 тартма консерв, өчәр литрлы 20 шешә су, 23 пакет урын-җир әйберлә-ре, шулай ук канцелярия товарлары, савыт-саба, памперслар, гигиена чаралары һ.б. тупланды.
Изгелекнең чиге юк, ди-ләр. Бәлагә тарыганнарга ярдәм итәргә теләүчеләр Казандагы әйберләр җыю пунктына мөстәкыйль рәвештә дә посылка тапшыра алалар. Телефон: 8-843-567-81-59. Шулай ук Амур өлкәсе белән элемтәгә турыдан-туры кереп, эш итәргә дә мөмкин: 8-416-2-77-07-09, 8-914-
554-66-04.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса