Игътибар: бәйге! Бөгелмәләргә – гөлбакча
Республика көне, Шәһәр көне якынлашу уңаеннан, башкарма комитеттүбәндәге номинацияләр буенча "Шәһәр-гөлбакча" бәйгесе уздыру турында игълан итә: - "Бюджет оешмалары арасында иң матур чәчәк түтәле", - "Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләре арасында иң матур чәчәк түтәле" - "Күпквартирлы йортлар арасында иң матур чәчәк түтәле" - "Шәхси йортлар арасында иң...
Республика көне, Шәһәр көне якынлашу уңаеннан, башкарма комитеттүбәндәге номинацияләр буенча "Шәһәр-гөлбакча" бәйгесе уздыру турында игълан итә:
- "Бюджет оешмалары арасында иң матур чәчәк түтәле",
- "Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләре арасында иң матур чәчәк түтәле"
- "Күпквартирлы йортлар арасында иң матур чәчәк түтәле"
- "Шәхси йортлар арасында иң матур чәчәк түтәле".
Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 2015 елның 14 августына кадәр Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт, 102 нче бүлмәдә кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 4-00-99.
Бәйгенең шартлары турында тулырак Бөгелмә муниципаль районының рәсми порталында белешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа