Халык зары
Бөгелмәлеләр автобус тукталышларында туңарга мәҗбүр. Шундый хәбәр Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировка килеп ирешкән. Бу хакта район башлыгы алдында Бөгелмә шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе Михаил Конков сүз тотты. Бөгелмә районы автобусларна "Глонасс" системасы урнаштыру процессы бара. Ләкин аның башкарылу тизлеге халыкны канәгатьләндерерлек түгел. 56 автобусның бүгенге көндә нибары 12 генә...
Бөгелмәлеләр автобус тукталышларында туңарга мәҗбүр. Шундый хәбәр Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировка килеп ирешкән. Бу хакта район башлыгы алдында Бөгелмә шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе Михаил Конков сүз тотты.
Бөгелмә районы автобусларна "Глонасс" системасы урнаштыру процессы бара. Ләкин аның башкарылу тизлеге халыкны канәгатьләндерерлек түгел. 56 автобусның бүгенге көндә нибары 12 генә спутник системасы белән җиһазландырылган. Искәртеп үтик, "Глонасс" системасы ярдәмендә интернет челтәре аша кирәкле автобусның хәзерге вакытта кайда булуын күзәтеп була. Әлеге эшнең озакка сузылуына шәһәр мэры Линар Закиров үзенең канәгатьсезлеген белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа