Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Географиядән диктант

Бөгелмәлеләр III Халыкара мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар. Рус география җәмгыяте оештырган бу чарага килүчеләр география буенча биремнәр башкарды. Акциянең максаты - Россия географиясе турындагы белемнәрне тулыландыру, фәнгә кызыксыну уяту иде. 26 ноябрь көнне Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта үзенең география фәнен ни дәрәҗәдә яхшы белүен ачыкларга теләгән 30дан артык кеше җыелды. Тест...

Бөгелмәлеләр III Халыкара мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар. Рус география җәмгыяте оештырган бу чарага килүчеләр география буенча биремнәр башкарды. Акциянең максаты - Россия географиясе турындагы белемнәрне тулыландыру, фәнгә кызыксыну уяту иде.

26 ноябрь көнне Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта үзенең география фәнен ни дәрәҗәдә яхшы белүен ачыкларга теләгән 30дан артык кеше җыелды. Тест биремнәрен алар аноним рәвештә башкарды, шуңа күрә алар "башкалар алдында оятка калмагаем" дигән курку хисеннән азат булдылар. Һәркемгә алдан ук махсус сан бирелеп, кирәк очракта "географик диктант" нәтиҗәсе буенча документ та алу мөмкинлеге дә бар иде.

Диктантөч өлешкә бүленгән 30 сораудан тора иде. Беренче өлешендә - географик төшенчәләр һәм терминнар турында, икенчесендә - карта белән эшләү күнекмәләрен күрсәтү, өченчесендә сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән, яисә әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр буенча географик объектларны атау таләп ителә иде.

- Биремнәрнең өченче өлеше диктантта катнашучылар өчен аеруча кызыклы иде, - ди районда әлеге акцияне оештыручыларның берсе, география укытучысы Татьяна Михайловна Степанищева. - Чөнки нәкъ менә шушы биремнәр яңа китаплар укырга, карталар белән кызыксынып эш итәргә өйрәтә.

Тест үткән һәр кеше әлеге киң күләмле акциядә катнашканлыгы турында таныклык алды.

Ирина ИШКОВА,
диктант язуда катнашкан китапханәче.

Зелёная Роща авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса