“Есть такая профессия – Родину защищать” дип исемләнгән акциягә бөгелмәлеләр дә кушылды
Россиядә "Есть такая профессия - Родину защищать" дип исемләнгән акция старт алды. Аңа бөгелмәлеләр дә кушылды. Россия Кораллы Көчләренең дәрәҗәсен күтәрү максаты белән гамәлгә ашырылучы чараны Россия Оборона министрлыгы оештыра. Безнең шәһәрдә ул кадет мәктәбендә узды. Очрашуга Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучылары килгән иде. - Максатыбыз бер: без укучыларга Россия армиясендә...
Россиядә "Есть такая профессия - Родину защищать" дип исемләнгән акция старт алды. Аңа бөгелмәлеләр дә кушылды. Россия Кораллы Көчләренең дәрәҗәсен күтәрү максаты белән гамәлгә ашырылучы чараны Россия Оборона министрлыгы оештыра. Безнең шәһәрдә ул кадет мәктәбендә узды. Очрашуга Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучылары килгән иде.
- Максатыбыз бер: без укучыларга Россия армиясендә хезмәт итүнең дәрәҗәле гамәл булуы турында сөйлибез. Һөнәр сайлау вакытында егетләребез хәрби һөнәргә өстенлек бирсеннәр дип тырышабыз. Бу - үзенә күрә агитация дә. Россиядә 40 югары белем бирүче хәрби училище бар. Былтыр 12 бөгелмәле шушы юнәлештә белем ала башлады. Араларында очучы әзерли торган училищега укырга керүчеләр дә бар. Хәрби югары белем бирү учреждениесенә укырга керүчеләр бушлай укыйлар, аларга эшкә урнашу да гарантияләнә. Студентларга беренче уку елында аена 2 мең сум күләмендә стипендия бирелә, югары курсларда исә бу сумма 11 мең сумнан 20 мең сумга кадәр күтәрелә. Моннан тыш, хәрбиләргә бушка торак бирү дә каралган. Ә контракт белән эшләүче хәрбиләр хәзер матди яктан яхшы тәэмин ителә, - диде Бөгелмә хәрби комиссариаты җитәкчесе Рафаэль Миңнетдинов үз чыгышында.
Югары сыйныф укучыларына шулай ук хәрби училище тормышы турындагы документаль фильмнар да күрсәттеләр.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа