Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Эсседән баш чатный...

Кыш көннәрендә зарыгып-сагынып көтеп алган ямьле җәйнең бүгенгедәй эссе көннәре кем өчендер шактый ук кыенлык та китерергә мөмкин. Ачык кояшта, кызган һавада озак торудан эссе сугу, тән пешү, организмның сусызлануы кебек бәла килеп чыгуы ихтимал. Хәлне бу дәрәҗәгә җиткермәс өчен җәйге челләдә үз халәтегезгә, кәефегезгә игътибарлырак булу сорала.

Наталья ДМИТРИЕНКО,
ТР Гражданнар оборонасы
һәм гадәттән тыш хәлләр буенча
Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Тәүлекнең иң эссе вакытында кызу кояш нурлары астында тормаска тырышыгыз (кояш сугуы ихтимал). Эссе сукканны баш әйләнүдән, баш авыртудан, температура күтәрелеп, йөрәк тибеше ешаюдан, хәл китүдән белеп була.
Андый очракларда күрсәтелә торган беренче ярдәм чаралары түбәндәгедән гыйбарәт: кешене салкынча-җиләс урынга илтеп яткырырга, су эчерергә, тәнен салкын суга манчылган чүпрәк белән ышкырга, яисә юеш җәймәгә төрергә, башына боз (салкын компресс) куярга. Сулыш алуы авырлашкан булса, нашатырь спиртына манылган мамыкны иснәтергә һәм табиб чакыртырга.
Организм сусызланмасын өчен эссе көннәрдә күбрәк сыеклык эчәргә тырышыгыз. Нектар, баллы газлы су ише эчемлекләргә караганда, гади су, чәй күпкә файдалырак. Белеп торыгыз, кайнар чәй һәм җылы су, салкын эчемлекләргә караганда, эчәсе килүне күпкә тизрәк баса. Сусаганда шулай ук әче сөт ризыклары: кефир, кымыз ишеләр дә әйбәт.
Ә менә составында алкоголь, кофеин булган эчемлекләр йөрәккә һәм кан тамырларына нык авырлык китерә, бу чорда аларны бөтенләй эчмәү хәерлерәк.
Мөмкин кадәр ешрак душта коенып алу бик файдалы. Эссе вакытта тән тиресе аеруча мөһим булган өстәмә сулыш алу органына әйләнә, шуңа күрә тире күзәнәкләренең чисталыгы хәлегезне күпкә җиңеләйтәчәк. Юына торган суыгыз кайнар да, артык салкын да түгел, ә тәнгә рәхәтлек бирерлек булсын. Боздай салкын су белән коенып, шул рәвешле суынырга ният итү - температураның кискен үзгәрүе сәбәпле, пневмониягә туры юл ул.
Синтетик материаллардан тегелгән киемнәр кимәскә тырышыгыз. Иң яхшысы - табигый киҗе-мамык, киндер тукымадан тегелгән җиңел кием. Тагын бер мөһим нәрсә - баш киеме: кепка, панамка, эшләпә кияргә, яулык бәйләргә кыенсынмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса