Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Ефановкага - 190 яшь

Илебезнең һәр авылы – зурмы ул, әллә безнеке кебек кечкенәме, бөек Россия тарихы белән аваздаш үз тарихына ия. 7 июльдә Ефановка авылы өчен онытылмаслык тантаналы көн булды – ул авылга нигез салынуның 190 еллыгын билгеләп үтте. Авылның бай тарихы XIX гасырның беренче яртысында – 1828 елда Зәй елгасы үрендә башланып китә. Бу бәйрәм авыл кешеләре өчен аеруча кадерле.

Зурлап, елмаюлар һәм яхшы кәеф белән, котлаулар һәм изге теләкләр белән, биюләр һәм җырлар белән авыл халкын тәбрикләргә дип, “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” учреждениесе хезмәткәрләре һәм Спас авылыннан “Калинушка” вокаль коллективы килде. Алар тамашачыларга, матур концерт номерлары, рус халкының иҗат төсмерен Соколка авыл мәдәният йортыннан килгән “Сокольская курчаночка” вокаль ансамбле өстәде. Үзләренең җырлары белән артистлар һәр тамашачының күңелен яулады һәм сәхнәгә чыккан һәр башкаручы беркемне дә битараф калдырмады. Ефановканың үзенең дә талантлы кешеләре байтак. “Селяночка” вокаль коллективы шуларны берләштергән. Алар залны онытылмаслык хисләргә күмде, тамашачылар аларга кушылып җырлады.

Спас авыл җирлеге башлыгы Антонина Ишкова һәм җирлеге депутат Рәуф Ибраһимов ефановкалыларга котлау сүзләре җиткерделәр. Шунда ук авылның алдынгы кешеләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Ефановка авылы өчен әлеге бәйрәм бик үзенчәлекле һәм истәлекле булды. Авылда гомер итүчеләр һәм кайткан кунаклар озак аерылыша алмый торды.

Безнең илнең тарихы күп гасырларга сузыла, ул рухи һәм мәдәни яктан бай. Ләкин аның төп кыйммәтләре булып игелекле, ачык күңелле халкы тора.

 

Нелли ИВАНОВА,

“Үзәкләштерелгән район клублар системасы” муниципаль бюджет учреждениесе күчмә мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса