Эчкечелек галәмәтләре
Бөгелмә шәһәр судында РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 4 нче өлешендә каралган җинаять кылуда - саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә аның үлеменә китереп җиткерер дәрәҗәдә куркыныч зыян китерүдә гаепләнүче гражданин В.ның эше каралды. Агымдагы елның сентябрь аенда исерек хәлдәге В. бер йортның квартирындагы йокы бүлмәсендә, кайчандыр үзенең кул сәгатен урлаган...
Бөгелмә шәһәр судында РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 4 нче өлешендә каралган җинаять кылуда - саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә аның үлеменә китереп җиткерер дәрәҗәдә куркыныч зыян китерүдә гаепләнүче гражданин В.ның эше каралды.
Агымдагы елның сентябрь аенда исерек хәлдәге В. бер йортның квартирындагы йокы бүлмәсендә, кайчандыр үзенең кул сәгатен урлаган С. белән каршылыкка керә һәм урындыкта утырган С.га сугып җибәрә. Анысы башы белән стенага бәрелә. Аның сүгенгәненә, үзен мыскыл итәрлек сүзләр әйткәненә ачуыннан ярсыган В. шул ук бүлмә өстәлендә яткан пычакны эләктерә һәм, аңлы рәвештә эш итеп, С.ның уң яклап күкрәк читлегенә, аннары сул ботына пычак белән кадый. Алган тән җәрәхәтләрен күтәрә алмый, С. шунда ук - йокы бүлмәсендә җан бирә.
Суд В.ны гаепле дип тапты һәм җәза чарасын кырыс режимлы төзәтү колониясендә үтү шарты белән аны 9 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.
Хөкем карары әле үз көченә кермәгән, аппеляция тәртибендә шикаять бирү мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа