Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Эчкечелек галәмәтләре

Бөгелмә шәһәр судында күптән түгел каралган тагын бер эш тә хөкем ителүченең исерек хәлдә кылган гамәлләренә бәйле. Гражданин А. саксызлык нәтиҗәсендә кеше үтерүдә гаепләнә (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә). Агымдагы елның октябрь аенда исерек хәлдәге А. тулай торак идәнендә шулай ук исерек хәлдә йоклап яткан...

Бөгелмә шәһәр судында күптән түгел каралган тагын бер эш тә хөкем ителүченең исерек хәлдә кылган гамәлләренә бәйле. Гражданин А. саксызлык нәтиҗәсендә кеше үтерүдә гаепләнә (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә).

Агымдагы елның октябрь аенда исерек хәлдәге А. тулай торак идәнендә шулай ук исерек хәлдә йоклап яткан В.ны күреп ала. Аны торгызып, бүлмәсенә кадәр озатып кую нияте белән, гәүдәсен кочаклап, күтәреп ала, әмма көче җитмичә һәм исерек булганга, аягында тотрыклы басып тора алмау сәбәпле, төшереп җибәрә. В. баскычның бетон идәнле мәйданчыгына башы белән килеп төшә. Шул ук көнне аны хастаханәгә озаталар, берничә көннән ул вафат була.

Суд, эшен карагач, саксызлык аркасында кылынган гамәл дип бәяли һәм гаеплене 9 айга гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрү турында карар чыгара.

Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса